tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивалендә 30 ил катнашачак
Халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивалендә 30 ил катнашачак

Халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивалендә 30 ил катнашачак

Халыкара «Шәрык базары» төрки һәм Көнчыгыш халыкларның эстрада фестивале быел өченче тапкыр уза. Фестивальда 30 илдән һәм 20 төбәктән илле мәдәният вәкиленең катнашуы көтелә. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Ваһапов фонды директорыРифат Фәттахов әйтте.

«Без быел Казанда «Шәрык базары» фестивален тагын үткәрәбез. Аңа бик нык әзерләнәбез. Ул быел 20 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр барачак. Гала-концерт 30 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында узачак. Быел «Шәрык базарына» 30 илдән һәм 20 төбәктән илле милли мәдәният вәкиленең килүе көтелә. Көнчыгыш илләре вәкилләреннән генә түгел, шулай ук, мәсәлән, Сенегалдан да вәкилләр бар. Чөнки «Шәрык базары» дип әйтсәк тә, мәдәният – ул ачык структура », – диде ул.

Концертның махсус кунаклары да билгеле. Бу – «Ялла» төркеме, Зәйнәб Фәрхетдинова, Бахтавар, Айдамир Мугу.

Шулай ук фестиваль дәвамында башка бик күп кызыклы чаралар да оештырылачак. Мәсәлән, 28 ноябрь көнне «Уникс»та «Көнчыгыш һәм Кавказ халыклары биюләре» дип аталган махсус концерт узачак. «Бик күп бию коллективлары килә, ә Көнчыгыш һәм Кавказ халыкларының биюләре бик үзенчәлекле булу сәбәпле, бу халыкта аерым кызыксыну уятыр», – дип, аңлатты моны танылган продюсер.

Фестивальнең хедлайнеры булган һәм Татарстанда «Бәхеттә-шатлыкта» җыры белән танылган «Ялла» төркменең дә аерым концерты узачак. Әмма Рифат Фәттахов концертның датасы төгөл билгеле булмавын һәм бу көннәрдә хәл ителүен әйтте.

Фестивальнең тагын бер яңалыгы – Республика көне. «Бүген-иртәгә кайсы республиканың үзен тәкъдим итүен хәл итәбез», – диде фондның директоры.

Фестиваль кысаларында төрки һәм шәрык халыкларының яшь башкаручылар конкурсы да уза. Бәйгедә 18-33 яшьтәгеләр катнаша ала. «Фәррух Закиров жюри рәисе булырга ризалашты. Конкурсны башлап җибәрдек, гаризалар килә. Һәм 30 ноябрьдә җиңүчеләрне Гала-концертта тәкъдим итәчәкбез», – дип, хәбәр итте Рифат Фәттахов.

Быелгы «Шәрык базары»ның тагын бер яңалыгы – беренче тапкыр «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге заман торышы һәм перспективалары» дип аталучы фәнни-гамәли конференция оештырылуы. Очрашу 26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*