Бүген, 10 сентябрьдә, Оренбург шәһәренең «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда Халыкара «Татар кызы» конкурсының финалы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары Юрий Мироненко катнашты.
Биредә Халыкара “Татар кызы-2025” бәйгесе җиңүчесе билгеләнде. Әлеге исемгә Төрекмәнстаннан Алсу Рафикова лаек булды.
– Без татарлыгыбыз белән гел горурландык. Без бик бәхетле кешеләр, чөнки туган телебезне беләбез. Теле барның – иле бар. Мин бәхетле! – диде ул.
һәр катнашучы кыз үз номинациясендә җиңүче дип табылды.
«Татар Кызы 2025» бәйгесенең номинацияләре:
1. “Иң нәзәкатьле кыз” – Джолдошева Айгөл Рәшид кызы (Мәскәү шәһәре)
2. “Иң ягымлы кыз” – Әхтәриева Алинә Ренат кызы (Төмән өлкәсе)
3. “Иң назлы кыз” – Әхмәтҗанова Азалия Рамил кызы (Казакъстан Республикасы)
4. “Иң зыялы кыз” – Рафикова Алсу Руслан кызы (Төркмәнстан Республикасы)
5. “Иң сәләтле кыз” – Гыйлметдинова Азалия Алмаз кызы (Башкортстан Республикасы)
6. “Иң зирәк кыз” – Әгълиуллина Зәринә Ирек кызы (Татарстан Республикасы)
7. “Иң моңлы кыз” – Кудайбергенова Рәнилә Хәсән кызы (Оренбург өлкәсе)
8. “Иң җитез кыз” – Мифтахова Гөлназ Рафаэль кызы (Мәскәү өлкәсе)
9. “Иң тырыш кыз” – Харисова Алина Марс кызы (Краснодар крае)
10. “Иң ихлас кыз” – Әхтәмова Гүзәл Фоат кызы (Төркия Республикасы)
11. “Иң сөйкемле кыз” – Алиева Карина Әлгиз кызы (Кыргызстан Республикасы)
12. “Иң дәртле кыз” – Салмина Ильвина Ринат кызы (Пенза өлкәсе)