tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм 2000 елның февралендә үк бөтен дөнья буйлап билгеләп үтелә.

Телләрнең күптөрлелеге кешелекнең тотрыклы үсешенә ирешү өчен аеруча мөһим, чөнки күпмәдәниле җәмгыятьнең тату яшәве традицион белемнәрне һәм мәдәниятне тотрыклы нигездә тапшыручы һәм саклаучы туган телләрдән башка мөмкин түгел.

Безнең илдә 193 халык яши, алар 277гә якын тел кулланыла, аларның һәрберсе уникаль һәм кабатланмас. Россиядә укыту 24 телдә алып барыла, 81 тел уку программаларына аерым предмет буларак кертелгән.

Мордовиянең һәрбер мәдәният йортында, мәктәбендә туган рус, татар, мукшы, әрзә һәм башка телләргә багышлап чараларның төрлесен үткәрделәр. Шундыйларның берсе «Фин-угор халыкларының Идел буе үзәге» (Поволжский центр финно-угорских народов) оештырган милләтара фестивале иде. Халыкара туган тел көне кысаларында Ләмберә районы Татар Тавла авылы халкы рухи-мәдәни үзәк хезмәткәрләре оештырган әдәби кичәдә катнаштылар. Татар Тавла төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Самир Абдуллов, Аида Байгельдина, Салим Салиев «Фин-угор халыкларының Идел буе үзәге» оештырган «Мордовия многонациональная» милләтара фестивале дипломнарына ия дә булдылар.

17-21 февраль көннәрендә Ромодан районы Алтар урта мәктәбендә Туган телләр атналыгы узган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галләм кызы Конешева татар телендә үткәргән мавыктыргыч чарада укучыларны мәдәниятебез һәм тел мирасыбыз байлыгы белән таныштыра. Катнашучылар татар әдәбияты дөньясына чумалар, кызыклы тарихлар һәм шигърият дөньясы үрнәкләрен ишетәләр, шулай ук төрле конкурсларда һәм викториналарда катнашалар. Сыйныфташларына телнең матурлыгын тоярга ярдәм итәләр һәм туган телебезнең матурлыгыннан ләззәтләнәләр.

Рузаевка районы Татар Пешлә клубында, Пушкин картасы буенча, «Туган тел илендә» дип аталган квиз узган. Чара барышында катнашучылар туган телне белүләрен генә түгел, ә туган тел әдәбиятында, шулай ук традицияләрдә һәм мәдәниятта, татар мифологиясендә эрудициялелекләрен дә күрсәткәннәр.

Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе укучылары «Халык зирәклеге» этно-викторинасында катнаштылар; анда балалар Россия халык-лары телләрендә танылган әйтемнәр әйтергә тырыштылар.

Шулай иттереп туган татар теленә багышланган чаралар үтүе дәвам итә.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*