tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең гала-концертына чакырабыз
Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең гала-концертына чакырабыз

Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең гала-концертына чакырабыз

Бүген, 15 февраль, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халкыбызның бөек шагыйре һәм журналисты Муса Җәлилнең туган көне.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шагыйрнең исемен мәңгеләштерү , балаларда һәм яшьләрдә туган телләренә мәхәббәт уяту максатыннан җиденче ел рәттән Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе оештырыла.

VII Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенә 2024 елның 15 октябрендә әдәби бәйгесенә старт бирелде.

2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителде.

Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралды.

Конкурсның II этабы нәтиҗәләре буенча финалга 635 катнашучы үтте.

2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше.

Җиңүчеләре конкурсның Гала-концертына чакырулы. Гала-концертның режиссеры Радик Бариев. Сценарий авторы Резеда Зәйниева.

Бәйгенең гала-концерты 18 февраль көнне 17.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт) бинасында узачак.

Керү чакыру билетлары буенча.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*