Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә “Мәдәниятләр диалогы” Республикакүләм проект кысаларында “Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасы буенча шәһәр һәм районның милли мәсьәләләр һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен мәйданчык эшләде. Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән башкарма комитеты бүлеге җитәкчесе Ә.Х.Мирхәйдәрова, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Р.Ә.Сәлахова – бу чараның дәрәҗәле кунаклары иделәр.

“Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасын ачыклап, рус теле һәм сәнгать дәресләренең фрагментлары, мари түгәрәгенең эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтелде, 10 нчы гимназиянең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Л. Нәҗметдинованың, Акъегет урта мәктәбе директоры, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г.Р.Саттарованың эш тәҗрибәләре тыңланылды.

Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, толерант шәхес үстерү максатын тормышка ашыруга нигезләнгән әлеге чара эчтәлекле, файдалы, уңышлы үтте, кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.


