Шушы көннәрдә Бакалы район Мәдәният сараенда “Башкортстан Республикасы татарлары Конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Бакалы районы җирле бүлекчәсе утырышы узды.
Утырышка татарлар күпләп яшәгән авыл биләмәләреннән җәмәгать оешмалары, мәдәният, мәгариф вәкилләре, авыл биләмәсе башлыклары һәм учреждение җитәкчеләре чакырылган иде.
Башкарылган эшләр турында Бакалы районы татарлары Конгрессы рәисе Илнур Гыйззәтуллин, мәгариф, мәдәният, китапханә системасы вәкилләре, активистлар чыгыш ясады. Алар районда татар мәдәнияте үсеше турында сөйләделәр, татар телен, мәдәниятен саклаудагы казанышлар һәм проблемалар белән уртаклаштылар, район халкы өчен туган мәдәниятне, татар традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерүнең һәм саклауның төп юлларын билгеләделәр. Укытучылар эшчәнлеге турында муниципаль районның мәгариф бүлеге методисты Махиянова Гөлнара сөйләде, Килкабыз авыл китапханәсе эшчәнлеге белән Гафиуллина Тәүсия таныштырса, Урманай авылы мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Исмагилова Илүсә тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бар чыгышлар туган телдә барды.
Алар билгеләп үткәнчә, мөһим юнәлешләрнең берсе-мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә волонтерлык ярдәме күрсәтү, хәрбиләр өчен гуманитар йөк җыюда актив катнашу.
Конференциядә Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Бакалы районы бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә Шәйдуллина катнашты. Зәлия Рәфис кызы чараны оештыручыларга әзерлекләре өчен рәхмәтен һәм районыбызның гүзәллегенә, татар мәдәниятенә соклануын белдерде.
Конференция азагында район татар Конгрессының иң актив вәкилләренә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае, Башкортстан татарлары Конгрессы, урындагы татар Конгрессының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, Бөтендөнья татар Конгрессыннан бүләкләр тапшырылды.
Татар Конгрессы конференциясе эшлекле шартларда уңышлы узды. Ул өстенлекләрне куярга булышты, башланган эшләрне дәвам итәргә этәргеч бирде.
«Алдагы көннәрдә һәрбер тармакның кабул ителгән планнарын башкарып чыгарга язсын. Ә эшләгән эшләребезнең олысы да, кечесе дә бик матур, күркәм һәм нәтиҗәле. Һәрберебез үз урынында тырышлык белән хезмәт итә. Без районыбызда бар эшләрне дә һәр милләт вәкилләре белән дус булып, бергәләшеп башкарабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Шуңа да бик тату яшибез. Киләчәктә дә, бер-беребезне хөрмәт итик, бер-беребезне яратыйк!» – дип утырышны тәмамлады Бакалы районы татарлары Конгрессы җитәкчесе Илнур Гиззатуллин.
Залия Ахунова