Без үскәндә Татарстан телевидениесеннән бөек татар халкының тарихын, язмышын сурәтләгән “Зәңгәр шәл”, “Галиябану” һәм башка күптөрле спектакльләрне рәхәтләнеп карарга була иде. Дөрес, шәһәр театрларындагы зур сәхнәләрдә алар әле дә күрсәтелә. Ә бүген телевидениедә, заман таләпләренә карата, хәзерге тормышны чагылдырган спектакльләргә күбрәк урын бирелә, дип әйтер идем.
Хәер, ни өчен мин тарих битләрендә мәңге җуелмас шушы спектакльләрне исемә төшердем соң әле? Чөнки аларда татар хатын-кызының матур образы, күркәм гадәтләре, сыйфатлары белән бергә киемнәре дә зур урын алып тора иде.
Кызганычка, тора-бара бала итәкле күлмәкләр, чулпы таккан чәч толымнары, чигүле калфак өстеннән ябынган ефәк шәлләр юкка чыкты. Һәм хәзер, урамга чыккач, каршыңа ярым шәрә хатын-кыз килүен күргәч, әллә ни эшләп китәсең. Дөрес, үз теләкләре белән, башына яулык ябып, озын җиңле, озын итәкле күлмәк киеп йөрүче туташ-ханымнар да юк түгел. Мондый хатын-кызларның йөзләрендә аерым бер сөйкемлелек чагыла!
Яза башлагач, тагын бер нәрсә исемә төште: бер авылга баргач, миңа берничә мәртәбә бер гаилә белән аралашырга туры килде. Аларның кызлары, дингә бирелеп, хиҗап формасындагы киемнәр киеп йөри иде. Ә инде тагын бер баруымда шушы кызның әти-әнисе, олы абыйлары алдында ярым чишенеп, яланбаш йөрүен күрдем. Мин аны башта танымый да тордым. Бәлки, бу икейөзлелеккә керәдер?! Безгә күбрәк күңел сафлыгы, пакьлеге җитеп бетми торгандыр шул.
Ерак көнчыгыш илләреннән сатып алынган фильмнар белән дә бик күп үзгәрешләр килеп керде илебезгә. Мәсәлән, кендек күрсәтү, шәрә ботлар, ачык күкрәкләр, бер кулына — тәмәке, икенчесенә сыра шешәсе тотып, урамда эчеп йөрүләр.
Сүз дә юк, кайбер ир-атлар ярым шәрә йөргән кызларга кызыгып карыйлар. Әмма кайчак бу аянычлы хәлләргә китерергә дә мөмкин икән шул.
– Бервакыт рульдә барганда, ярым чишенгән бер гүзәл кызны күргәч, түзә алмыйча, аңа карадым һәм ирексездән авария ясый яздым, — дип сөйләгән иде миңа бер ир-ат.
Шушы сүзләрне язгач, яшь чагымда әбием миңа биргән киңәшләр исемә төште.
Ул безгә:
– Кызым, өсте ябылган ризыкны ашарга хәерлерәк, җирәндерми ул. Акыллы егетләр дә тыйнак итеп киенеп йөрүче, тәртипле кызларга кызыгалар, — дия иде.
Дөрестән дә, безнең чор кызлары берсе дә ирсез калмады, гаилә корып, менә дигән яшәделәр, тәртипле балалар үстерделәр. Ә кендек күрсәтеп, ярым шәрә йөрүче кызлар арасында ана булу бәхетеннән мәхрүм булганнары да бар. Чөнки күз дә, салкын тию дә ихтималы бар.
Хатын-кыз – ул милләт анасы, җир йөзендә нәсел калдыручы кеше. Бәлки, безгә чит мәмләкәтләрдә яшәүчеләрдәй киенгәнчечын татар хатын-кызларына хас булган тыйнак киемнәрдән йөреп, матур гаиләләр корып, динебезне, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне дәвам итүче балалар тәрбияләп үстерү турында уйлый башларга вакыт җиткәндер?! Соңыннан үкенечкә калмасын иде…
Чыганак: samtatnews.ru