6 декабрьдә Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” отелендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә катнашты.
Форумны Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе шәкертләре – булачак Коръәни-хафизлар изге китабыбыз Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән башлап җибәрделәр. Аннары форумда катнашучыларны Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде. Хатын-кызлар – гаилә учагын кадерләп саклаучылар, өммәтебезнең киләчәген милли рухта, иманлы итеп тәрбияләүчеләр, гореф-гадәтләр белән йолаларны үсеп килүче буынга тапшыручылар, диде ул. Илдар хаҗи дин эшләрендә актив катнашучы мөслимәләргә диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында абыстайлар, мәдрәсә мөгаллимәләре һәм тәрбиячеләр, иманлы яшьләр бар иде.
Хәзер инде традициягә кергән күркәм чараның мөхтәрәм кунагы – Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Фәрит кызы Айзатуллина да очрашуга буш кул белән килмәгән иде. Ул мөслимәләрне Россия хатын-кызлар союзы һәм Ульяновск шәһәр Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
“Редиссон” отеленең бик тә уңайлы булган “Губернаторский” залында Ульяновск шәһәре районнарыннан һәм өлкәнең авыл районнарыннан килгән мөслимәләр җыелган иде. Алар өчен әлеге очрашу бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм бер-берсенә таянып эш итү тантанасына әверелде.
Дин юлындагы гүзәл затлар бик тә мөһим нәрсәләр хакында уртага салып сөйләштеләр:
балаларыбызны хак вә пакь динебез Ислам рухында тәрбияләү, бу – милләтебез һәм өммәтебезнең киләчәген булдыруга өлеш кертү;
ата-аналарның мәктәпләрдә үткәрелгән җыелышларда катнашуы, әлеге җыелышларда балаларга ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәтү һәм мәктәпләрдә укучыларны хәләл ризыклар белән тукландыру хакында карар кабул ителә;
мәктәпләрдә “Ислам мәдәнияте нигезләре” курсын өйрәнүнең мөһимлеге хакында;
хатын-кызларның сәламәтлеге турында;
хәләлнең чисталыгы, сафлыгы һәм принциплары хакында;
безнең уртак эшебез – шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек, гуманитар ярдәм күрсәтү турында.
Мөселман яшьләрен берләштерүче “Җәмәгать” һәм “Әл-Мөбарәк” оешмалары вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре турында презентацияләрен тәкъдим иттеләр.
Матурлык, гүзәллек һәм шатлык-сөенечләрдән башка гына нинди бәйрәм була инде ул? «Muslim Style» брендыннан мөселман хатын-кызлар киемнәре дефилесы гүзәл затларда чиксез соклану тудырды. Тыйнаклык – элегантлылыкның иң югары дәрәҗәсе, диде аны оештыручылар. Аннары призлар уйнатылды, җиңүчеләрне юмарт спонсорлардан бүләкләр көтә иде.
Аллаһы Раббыбыз изге ниятләребезне кабуллардан кылсын, мөслимәләр арасында элемтәләрне ныгытсын һәм һәрбер өйгә бәрәкәтен иңдерсен, дип хәбәр итә, Ульяновск өлкәсе мөфтиятенең матбугат хезмәте.
Чыганак: emet73.ru