Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов төрки язучысы Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәрен рухи мирасыбызның, хәзинәбезнең бәһаләп бетергесез җәүһәре дип саный.
«Әсәрдә вакыйга да, сюжет та юк, ләкин анда фикер тирәнлеге бар. Зирәклек, һөнәрчелек, игенчелек, сәүдә итү, тормышны алып бара торган күренешләргә шигъри бәя бирелә. Белемле булу, мәгърифәтлек үзәккә куела. Ул традиция электән үк килә. Гомернең узуы, яшьлекне сагыну һәм яшәү мәгънәсе хакында лирик шигырьләр урын алган», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
- Искәртеп үтик, «Безнең мирас» журналы редакциясендә Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» китабы мең данә белән басылып чыкты. Бу – төрки дөньядагы беренче күләмле шигъри әсәрнең беренче тапкыр татар телендә китап булып чыгу. Басма Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән дөнья күрде.
Галим фикеренчә, китапны чыгару гына түгел, аны күрсәтә белергә, пропагандаларга кирәк. «Китап татар телендә дөнья күргән икән, аны укучыларга, гавәмгә җиткерергә кирәк. Әсәрне татарча да, төрекчә дә укыган булды. Анда шулкадәр хәзинә, байлык бар», – дип бәяләде ул.
«Бу әсәр әдәбиятыбызга зур йогынты ясаган. Әсәрне аңлау, икенче телгә тәрҗемә итү дә гаять катлаулы эш. Шигырь язу, тәрҗемә итү өлкәсендә тәҗрибәсе, осталыгы булган Рифкать Әхмәтҗановка рәхмәтлебез. Ул төрле телләрдә чыккан нөсхәләрдән файдаланды. Аның исемен яхшы яктан телгә алырга тиешбез», – диде Хатыйп Миңнегулов.
Галим төрки-татар әдәбиятының ике меңнән артык тарихы барлыгын искәртте. «XIII гасырга кадәрге әсәрләрне уртак хәзинә дип карарга тиешбез, ул вакытта төрки халыклар формалаша башлаган гына әле. Йосыф Баласагунины «шаһ» дәрәҗәсендәге шагыйрь, диләр. Әсәрнең бер нөсхәсен татар-башкорт галиме Зәки Вәлиди 1913 елда таба. Татар галиме Рәшит Рәхмәти Арат аны төрек телендә чыгара. Безнең татар галимнәре аны өйрәнүгә зур өлеш керткән», – диде ул.
Хатыйп Миңнегулов әлеге китапны башка төрки халыкларга да җибәрергә кирәклеген әйтте. «Алар да танышырга тиеш. Әсәр тормыштагы күп сорауларга җавап бирә. Хатынны ничек сайларга? Хәтта шушы сорауга да җавап бар. Әби-бабалар туплаган тәҗрибәне, рухи мирасны өйрәнергә, шуңа таянып, алдагы юлларыбызны билгеләргә тиешбез», – диде ул.
- Йосыф Баласагуни – төрки язучысы, фәлсәфәче, дәүләт эшлеклесе. Ул 1016 һәм 1021 еллар аралыгында Караханлылар дәүләтенең башкаласы булган Баласагун шәһәрендә туган (шәһәр торган урын хәзерге Кыргызстан җиренә керә). Йосыф Баласагуни туган телен, гарәп һәм фарсы телләрен камил белгән. Язучы 1070 елларда вафат булган дип фаразлана. Йосыф Баласагуниның дөньякүләм танылган әсәре – «Котадгу белек» (бәхетле булу гыйлеме дип тәрҗемә ителә). Галимнәр фаразлавынча, әсәр 1069-1070 елларда иҗат ителгән.
- Әсәрне борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗанов моннан 15 ел элек тәрҗемә итә. Тәрҗемә дә шигъри телдә эшләнгән. Галим аны Зәки Вәлиди тапкан тулы нөсхә буенча тәрҗемә иткән
Чыганак: tatar-inform.tatar