tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегуловның юбилеена «85 яшьтә дә кыйблабыз – милләт гаме» китабы дөнья күрде
Хатыйп Миңнегуловның юбилеена «85 яшьтә дә кыйблабыз – милләт гаме» китабы дөнья күрде

Хатыйп Миңнегуловның юбилеена «85 яшьтә дә кыйблабыз – милләт гаме» китабы дөнья күрде

КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның «85 яшьтә дә кыйблабыз – милләт гаме» китабы чыккан. Табиб, милли хәрәкәт ветераны, Гаяз Исхакыйның тормыш юлын өйрәнүче җәмәгать эшлеклесе Наилә Потеева-Фатыйхова галимнең китабы турында фикерләре белән уртаклашты.

«Китапка аеруча тирән эчтәлекле материаллар урнаштырылган, аларның авторлары киң мәйданнарны, зур, бердәм төрки дөньясын колачлый. Телевидение, радио, газета-журналларда мин сокланып милләтнең асыл баганалары дип караган милләттәшләремнең бөтенесен диярлек Хатыйп ага үз тирәсенә җыеп, китап итеп чыгарган. Сокланырлык китап, иҗат җимеше. Татар дигән халыкны бөтенләй белмәгән кешегә бу китапны бирсәң, татарның нинди тирән тамырлы зур тарихлы халык икәнен аңлаячак», – диде «Татар-информ»га Наилә Потеева-Фатыйхова.

Аның әйтүенчә, китап республикабыздагы рәсми, мөхтәрәм затларның юбилярны котлавы һәм Хатыйп Миңнегуловның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган бәяне белән башлана. «Авылдашым Гаяз Исхакый исеме белән бәйләп язган култамганың минем өчен бик кыйммәт, сөенечле, бу язуларны утыз ел милли хәрәкәттә «булсын» дип, милләт файдасына башкарган хезмәтемә бәя итеп кабул иттем», – диде җәмәгать эшлеклесе.

«Хатыйп Йосыф улы Гаяз Исхакыйны якын иткән, конференцияләрдә чыгыш ясаган, материаллар язган галим, шуның өчен дә ул безгә якын, икеләтә кадерле. Исхакыйның вафатына 70 еллыгына да олы башын кече итеп бер төркем галимнәр белән килде ул Чистайга. Хатыйп Миңнегулов конференциянең бизәге. Юнәлеш биреп торучы булды дисәң дә арттыру булмас. Галим үзенең 85 яшенә багышланган шундый дәрәҗәле китабына минем дә ике материалымны куйган. Шул юллар аша чын күңелдән галимгә олы рәхмәтемне җиткерәм», – диде ул.

Наилә Потеева-Фатыйхова Хатыйп Миңнегуловның хезмәт юлы ана теле, татар тормышы, тарихы белән тыгыз бәйләнгәнен әйтте. «Ул гомерен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлаган шәхес. Шундый шәхесләрнең бөтенесенең дә гомер көзендә шуңа тиң саллы китаплары чыгарга тиеш, кешенең хезмәтен вакытында бәяләргә өйрәнергә кирәк. Китап саллы, матур, күңелне тартып торырлык итеп эшләнгән», – дип бәяләде ул.

Галимнең юбилеена багышланган кичәләр китаптан тыш, бик күп телевидение, радио, газета-журналларда яктыртылган. «Бәйрәм галимнең үзе эшләгән Казан университетында башланып, башкалабыз Казанда аеруча да киң мәйданны колачлады: Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Муса Җәлилнең Казандагы музее, төрле уку йортларында үтте. 2019 елдан башлап Хатыйп Миннегулов исемендәге Халыкара фәнни-гамәли конференция дә халыкка да җиткерелеп барыла», – диде җәмәгать эшлеклесе.

«Туган ягым Чистай районына аерым игътибарга лаеклы төбәк, безнең яклардан кем генә күтәрелмәгән, шулар арасыннан да иң газизе – авылдашым Гаяз Исхакый. Авылдашларыбыз Лилия Фәсхетдинова һәм китапханәче Ләлә Зарипова Хатыйп Йосыф улының тормыш һам фән юлындагы эшчәнлеген яктырткан «Гасырларны тоташтыручы шәхес» исемле альманах та таратты», – диде Наилә Потеева-Фатыйхова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*