tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәбәр” бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле!
“Хәбәр” бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле!

“Хәбәр” бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле!

Бөтендөнья татар конгрессы быел икенче тапкыр Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидениеләр өчен “Хәбәр” дигән бөтенроссия конкурсы оештырды. Конкурста 9 регионнан 30га якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Жюри комиссиясе шушы эшләрнең 8ен җиңүче итеп билгеләде.

Бүген, 11 октябрь көнне, VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының йомгаклау өлешендә җиңүчеләрне игълан иттеләр. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тәбрикләде.

“Шәхес” номинациясендә җиңүчеләр:
-Башкортстан Республикасының “Өмет” гәҗите редакциясе;
-Нигъмәтуллина Эльмира Садыйк кызы (Удмуртия Республикасының “Яңарыш” гәҗите хезмәткәре)
-Ульяновск өлкәсенең “Өмет” гәҗите редакциясе.

“Үрнәк гаилә” номинациясендә җиңүчеләр:
-Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” гәҗите редакциясе;
-Пермь крае Барда районының “Таң” гәҗите редакциясе
– Габдрахманова Гөлнара Нургаяз кызы (Киров өлкәсе “Дуслык” гәҗитенең баш мөхәррире)
-Омск өлкәсенең “Татар дөньясы” гәҗите

“Яшь корреспондент” номинациясе:
-Салихова Фәнзилә Әнвәр кызы (Удмуртия Республикасы, “Күңелле кыңгырау” тапшыруы)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*