tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәдия апа Гатауллинага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар.
Хәдия апа Гатауллинага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар.

Хәдия апа Гатауллинага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар.

Әтнә районында “2024 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2025 елга бурычлар билгеләү” максатыннан район сессиясе узды. Сессия эшендә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе  Васил Шәйхразыев  катнашты. Ул сессиягә кадәр Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән Олы Әтнә авылында гомер итүче тыл ветераны, гомер бу колхозда эшләгән Хәдия апа Гатауллинага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Васил Шәйхразыев Хәдия апаның хәлләрен сорашты, аның намуслы хезмәте өчен рәхмәтен әйтте. Хәдия апа да үз чиратында һәркемгә үзенең изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. “Шундый матур тормышта яшибез, өйләребезгә газ-су кергән, урамнарыбызда асфальт, тормышыбыз бик матур, бик рәхәт. Илләребез тыныч булсын, мине зурлап, хөрмәтләп килгәнегез өчен исән-имин эшләгез”, – диде ул кунакларга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*