Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор башланды. «“Язның бер көне ел туйдыра»,
– дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын
игенче-механизаторлар бу сәгатьләрнең җитүен алдан ук көтеп алдылар.
Икмәк үстерү иң мәшәкатьле, тузанлы, авыр эш булса да, аннан да
саваплырак эш бармы икән?
Киров өлкәсендәге “Гигант” колхозындагы язгы кыр эшләренең торышы турында колхозның баш агрономы Рәфыйк Мө-җип улы Әсхәдуллин һәм склад мөдире Рауза
Габделрафыйк кызы Җәббарова таныштырып киттеләр.
– Бу елны 180 тонна азотлы ашлама алынды. Күпьеллык печән җирләре, 880
гектар көзге арыш басуы ашламалар белән тукландырылды. Һава торышы да
бик килешле булды. Берничә көн үтүгә инде ашламалар кертелгән җир күзгә
күренеп икенчеләнде. 527 гектар печән җирләре, 326 гектар туңга сөргән
җирләр тырмаланды. Колхозчылар иртәдән караңгыга кадәр бик теләп,
сөенә-сөенә эш- ләделәр. Биш тырма агрегаты эшләде. Берничә көн эчендә,
Даниф Галимуллинны гына алсак та, Т–150 тракторында 227 гектар печән
һәм 65 гектар туңга сөргән җирләрне тырмалады. Аллаһы бирса, чәчүне
вакытында төгәлләп, печән, ашлыклар да әйбәт булыр ди ышанабыз. Көннәрен
генә бирсен Ходай, – диде колхозның баш агрономы.
Чәчүлек өчен орлыклар турында склад мөдире Рауза ханым Җәббарова сөйләп
үтте: «Чәчүлек өчен орлыкларны агуладылар, төрле авыруларга каршы
витаминнар һәм биопрепаратлар белән тукландырдылар. Язгы чәчү эшләрен
башкару өчен чәчүлек орлык материалы артыгы белән хәзерләнгән. Чынлыкта
да колхоз инде чәчүгә тула- ем әзер, бары тик һава торышларының уңай
якка үзгәрүен генә көтеп торалар.Бөтен исемлек язылган, чәчү планнары
күптән төзелгән, чәчүгә чыгар өчен звенолар комплект- ланган, агрегатлар
да эш көтеп әзер торалар. Колхоз ашханәсендә кайнар ризыклар әзерлиләр.
Басуда эшләүчеләрне инде көнгә ике тапкыр ашаталар. Илдә бара торган
коронавирустан да маскалар таратылган.
Агулаучыларның да эшләренә ерактан гына булса да карап, танышып алдым. –
Агулауда эшләүчеләргә дә аерым маскалар булдырылды, чәчүчеләргә тиешле
киемнәр алынды».
Быелгы чәчүгә яңа төр орлыклар алынганмы, юкмы икәнлеге белән дә
кызыксындым.
– Быелны борчак һәм кукурузның яңа төр орлыкларын юнәттек. Борчакның –
“Ямальский–305”, 200 гектарга җитәрлек кукуруз “РОСС–195” һәм
“Краснодарский–194” дигән төрләре алынды. Үзебезнең күпьеллык печән
орлыклары бар иде. Печән җирләрен яхшырту нияте белән 800әр килограмм
“Тимофеевка–204” һәм “Овсяница” орлыклары алынды. Узган ел чәчүгә дип
бодай һәм солы орлыклары яңартылган иде. Аларны иң беренче чиратта
чәчәбез, – дип чәчүлек орлыклары белән таныштырып китте Рафыйк Мөҗип улы.
Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул
уңыш җыеп алырга язсын колхозчыларга.
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
Автор фотолары.
“Дуслык” газетасы