tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәләл индустриянең бүгенге халәте» мәйданчыгында фикер алышу узды
«Хәләл индустриянең бүгенге халәте» мәйданчыгында фикер алышу узды

«Хәләл индустриянең бүгенге халәте» мәйданчыгында фикер алышу узды

Бүген, 17 май көнне, Казанның «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының икенче көне үтте. Форум кысаларында «Хәләл индустриянең бүгенге халәте» темасына багышланган мәйданчык эшләде.

Чараның модераторлары буларак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббәс Шляпошников чыгыш ясады.

Биредә чит төбәкләрдән килгән белгечләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Рөстәм Хасеневич Белоруссиянең «Белхаляль» компаниясе турында чыгыш ясады. Татарстан Мөфтияте шәригать бүлеге җитәкчесе Булат Мөбарәков, Төмән өлкәсенең «Хәләл» стандарты буенча комитет җитәкчесе Азат Әлимбаев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге генераль директоры Айдар Газизов һәм Мәскәү шәһәренең Хәләл күзәтчелек үзәге эксперты Альберт Әхмәдуллов үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бүгенге көндәге актуаль проблемаларны күтәрделәр.

Аерым игътибар Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Тәлгать улы Таҗетдинов, Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт Солтан улы Кыямов, Рязань өлкәсенең мөселманнары баш имам-мөхтәсибе Рәшид Әмир улы Бултачеев һәм Татарстан эшмәкәрләренең милли индустриясен үстерүче Фәрит Яскәр улы Уразаев чыгышларына бирелде.

Чарада катнашучылар «Хәләл» индустриясенең хәзерге торышы, проблемалары һәм киләчәктәге үсеш юнәлешләре турында фикер алышты. Шулай ук, форумда әңгәмә барышында хәләл стандартларын тәэмин итү, сертификацияләү һәм милли бизнесны үстерү мөмкинлекләре каралды.

Мәйданчык нәтиҗәләре буенча катнашучылар милли тормышта диннең ролен ныгыту, хәләл индустриясен үстерү һәм бу өлкәнең киләчәктәге перспективасын билгеләү максатын куйды. Бу чара татар дин әһелләре, бизнесменнар һәм дәүләт вәкилләре өчен мөһим платформа булып торды, киләчәктә дә шундый очрашулар дәвам итәр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*