Өч көн. Өч меңнән артык катнашучы. Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” икътисади саммиты уза. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә. Саммит яңалыкларга да бик бай. Тәүге тапкыр “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә каршы алдылар.
“Әлеге мәйдан хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшү, уртак проектларны тормышка ашыру, икътисади һәм инновацион мөмкинлекләрне чагылдыру өчен кунакчыл йортка әйләнәчәк дип өметләнәбез”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов саммитның пленар утырышында. “KazanSummit 2019”ның тагын бер яңалыгы: җыен кысасында Илкүләм индустриаль парклар форумы, Казан халыкара мөселман кино фестивале, Казахстан Республикасының сәүдә-икътисади миссиясе, Россия – Индонезия бизнес форумы кебек мөһим чаралар уза.
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Президент саммитны үткәрүнең әһәмиятен югары бәяләде.
– Без тынычлык һәм үзара дус-тату яшәү яклы. Илләрне якынайтабыз һәм ничек яшәргә кирәк икәнен күрсәтәбез. Биредә икътисади, медицина һәм мәдәният өлкәләренә багышланган мәсьәләләрне хәл итәбез, – диде республика җитәкчесе. Россия Президенты Владимир Путинның сәлам хатын да җиткерде.
“KazanSummit – төрле илләр, төрле милләт һәм төрле халык вәкилләренә очрашу, яңа элемтәләр булдыру һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен яхшы мәйдан”, – диде Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Әле күптән түгел генә мондый мөмкинлекне күз алдына китереп булмавын да искәртте ул.
– 1990 нчы еллар башында Татарстанда нибары 23 мәчет калган иде. Бүген исә аларның саны бер мең ярымга җитте. Бу – диннең мәңгелек булуына яхшы мисал. Республикада төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре үзара дус-тату яши. Бүгенге кебек катлаулы тормышта үзебездән дә күп нәрсә тора. Кызганыч, милләтара һәм динара низаглар белән дә очрашырга туры килә. Без моңа бергәләп каршы торырга тиеш. Хәрәкәттә – бәрәкәт, – диде Минтимер Шәймиев.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең даими вәкиле Рамазан Абдуллатыйпов әйтүенчә, Татарстанның уңышлары күз алдында. “Минтимер Шәрипович, Сез – дәвамчыгыз, Рөстәм Нургалиевич, Сез – үзегезгә кадәр торган җитәкче белән откансыз. Бергә исә Татарстан һәм Россия халкы отты. Элек евростандартлар турында сөйләсәләр, хәзер “Казан стандартлары”н мактыйлар”, – диде ул.
Хәләл токмач тәмлерәк
“KazanSummit 2019” кысасында хәләл күргәзмә дә узды. Биредә азык-төлектән алып чит илдә йортларга кадәр тәкъдим иттеләр. Russia Halal Expo күргәзмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Иран җитештерүчеләре бирегә килгән һәркемне хәләл кызыл чәй белән сыйлады. Хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдалы дип мактагангамы, самавыр тирәсендә күбрәк гүзәл затлар бөтерелде. Чәйне үз традицияләре буенча озын аяклы бокалга салып бирәләр. Дагыстаннан исә шайтан таягы онына кадәр алып килгәннәр.
Кунаклар исә Индонезия җитештерүчеләре тәкъдим иткән ризыклар янында күбрәк иде. Чит ил вәкилләре күргәзмәдә каһвә, сөт ризыклары, кыздырган бәрәңге, хәтта тиз пешә торган токмач тәкъдим итте. Алай гына да түгел, теләгән һәркем сый-хөрмәттән авыз итеп карый алды. Токмачны, мәсәлән, шунда ук урнаштырылган кечкенә электр плитәсендә пешерәләр. Безне мондый ризык белән гаҗәпләндереп булмый дип уйларга ашыкмагыз. Индонезия токмачын “ВТ” хәбәрчесе дә ашап карады. Аның тәме, гомумән, икенче. Чит ил каһвәсе дә безнең кибет киштәләрендә сатыла торганнарыннан бик күпкә аерыла. Күрше тавыгы күркә булып күренә дигәннәре хак, ахры. Кабарда-Балкардан алып килгән өч килограмм һәм аннан да авыррак түшкәләрнең зуррак кош ите түгел, ә тавык икәнен бәясе язылган кәгазьдән генә укып беләләр.
Әйтергә кирәк, күргәзмәдә тәкъдим ителгән товарларның бәясе чагыштырмача очсыз иде. Кызганыч, икътисади саммит узган үзәк шәһәрдән читтә урнашу сәбәпле, гади халык бирегә килеп җитә алмады. Чиләбе җитештерүчеләре пилмәннең ярты килограммын 60 сумга сатты. Биредә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән алып кайткан бизәнү әйберләре дә бар иде. Кул кремы – 350, зур сабын 400 сум тора.
Алия Бабий күргәзмәдә бәллүр таш белән бизәп ясалган шамаилләр тәкъдим итте.
– Бу эш белән алты ел шөгыльләнәм инде, – ди Казанда яшәүче ханым. – Башта үзем өчен дип тотынган идем. Туганнарыма-дусларыма да ошады. Соңрак мавыгуым шөгыльгә әйләнде. Бәллүр таш белән эшләүнең үз технологиясе бар. Җилемне, мәсәлән, махсус Германиядән кайтартам. Заказлар җитәрлек. Түрәләр дә кызыга. Соңгы арада мәктәп һәм балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләренә дә чәчәк бәйләме урынына бизәкле шамаилләр сорый башладылар.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең иң кечкенәсе – 1 мең, иң кыйммәтлесе 30 мең сум тора иде. Ә балалар өчен хәләл китапларда кешеләр күзсез һәм йөзсез сурәтләнгән. “Китапның хәләл булуы да шунда чагыла”, – ди “Umma-Land” компаниясе вәкиле Екатерина Сафина. Аларның бәясе уртача 100 сумнан башлана.
Күргәзмәгә килүчеләрне Мәскәү зәркәнчеләре дә шаккатырды. Алар алтынланган Коръән китаплары алып килгәннәр. Иң кечкенәсе 400 мең сум тора. Мондый затлы бүләкләр белән күбрәк чарада катнашучы чит ил шәехләре кызыксынды. Биредә үк Төркиядә хәләл йорт, һич югы Урта диңгез буендагы җиде йолдызлы кунакханәгә юллама сатып алырга мөмкин иде. Бәяләре дистәләгән мең евро белән исәпләнә.
Тамга түгел, яшәү рәвеше
Хәләл продукция базары турында ”түгәрәк өстәл”ләр, фикер алышулар барышында да сөйләштеләр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтүенчә, хәләл продукциягә ихтыяҗ бар. “Республикада яшәүчеләрнең күбесе өчен хәләл – яшәү рәвеше булып тора. Хәләл продукция базары чагыштырмача яшь. Аның өлешенә елына 7 миллиард сум акча туры килә. Ул бөтен авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,2 процентын тәшкил итә”, – диде ул. Урынбасар сүзләренә караганда, Ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Тик бүген республикада 72 предприятие хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнсә, халыкара сертификат БККда (икмәк-кондитер комбинаты) гына бар. Мондый хокукка ия булу өчен продукциянең сыйфатына һәм куркынычсыз булуына аерым таләпләр куела.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, бүген күбебез хәләл продукциянең ни икәнен белеп тә бетерми. Иң мөһиме – дуңгыз итеннән булмасын дип кенә уйлыйлар. Мөфти әйтүенчә, гореф-гадәтләр, хайванны чалу кагыйдәләре турында да онытырга ярамый. Бер генә кисәк хәрам ризык капкан кешенең 40 көн дәвамында догасы кабул булмый, дип тә искә төшерде ул.
– Дуңгыз ашказаныннан ясалган сыр хәләл була алмый. Дуңгыз каны ит буяу өчен кулланылырга мөмкин. Тавыкларны механик юл белән чалуда да хәләлгә каршы килә торган үзенчәлекләр бар. Мөселманнарга бишектән ләхеткә кадәр хәләл тормыш мөмкинлекләрен тәэмин итәргә кирәк. Моңа балалар бакчалары да, мәктәпләр дә керә. Сабыйларга хәләл бакчалар бар инде, хәзер Казанда хәләл мәктәп төзү турында әйтәбез. Әлмәттә күптән түгел “Нур” мәктәбе ачылды, быел Алабугада ачылачак, – диде Камил Сәмигуллин.
Кыю эшкә парклар бар
Саммит барышында индустрия паркларын үстерү турында да сөйләштеләр. “Казан Экспо”да инвесторлар җәлеп итүгә юнәлдерелгән форум узды. Чарада катнашучыларга төрле мастер-класслар оештырдылар. Parki индустрия парклары форумы кысасында күргәзмә дә эшләде. Анда кырыкка якын оешма катнашты.
Алар арасында “Саба” индустриаль паркы да бар. Барлыгы 30 резидентка исәпләнгән яңа комплекс киләсе ел башында ачылачак дип фаразлана. “Төзелешне быел тәмамларга ниятлибез. Комплексның гомуми мәйданы 38 гектар тәшкил итәчәк дип көтелә”, – ди паркның генераль директоры Илшат Хуҗин.
Яшьләргә өч киңәш
Икътисади җыенда яшь эшмәкәрләр дә катнаша. Бу көннәрдә Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмалары яшь эшмәкәрләре форумы уза. Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз эшен башлап җибәрүчеләргә киңәшләр дә бирде. Иң мөһиме – үзеңә ышанырга, уяулыкны югалтмаска һәм яңа танышлар ярдәмендә чикләрне киңәйтергә омтылырга кирәк. “Вакытыгызны сарыф итеп, безгә килгәнегез өчен рәхмәт. Чөнки вакыт ул – төп инвестиция. Казанда исә эшмәкәрлек рухы бар. Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү өчен яхшы мәйдан”, – диде агентлык җитәкчесе.
…Соңыннан журналистлар белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов форумны үткәрү урыны дөрес сайланган икәнен тагын бер кат искәртте. Республика башлыгы фикеренчә, җитәрлек күләмдә сыйфатлы хәләл продукция җитештерергә өйрәнсәк, бу безнең алда тагын да яңа мөмкинлекләр ачачак. Алга таба күргәзмә үзәгенең икенче комплексын да эшкә җигәргә туры килмәгәе, дип тә өстәде ул. “Казан Экспо” янында кунакханә төзеләчәге билгеле инде. Саммит бүген тәмамлана. Форумның соңгы көнендә кунаклар Изге Болгар, Зөя шәһәр-утравына сәяхәт кылачак, Казан белән танышачак дип көтелә.
”KazanSummit 2019” – фактларда
- Халыкара чарада илнең 38 төбәгеннән һәм 72 чит илдән 3 мең 700гә якын кеше катнаша.
- Быел халыкара мөселман кинофестивале дә KazanSummit 2019 кысаcында оештырылды.
- 2020 елга кадәр Россиядә тәүге тапкыр 15тән артык хәләл илкүләм стандарт барлыкка киләчәк.
- Татарстанда хәләл продукция базары ел саен 10–15 процентка арта.
- Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 1,5 миллиард доллар тәшкил итә.
- Хәләл күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң кыйммәтле әйбер – алтынланган Коръән 4,5 миллион сум тора.
- Саммит кысасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге (D-8) генераль секретаре Дато Ку Җафар Ку Шаари, Төркиянең Сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге президенты Рифат Хисарҗыклыоглу, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдуллатыйпов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашуда Алжир, Бенин, Буркина-Фасо, Габон, Гвинея-Бисау, Мисыр, Индонезия, Йәмән, Тунис, Судан, Уганда илчеләре катнашты.