Бүген, 27 ноябрьдә Хельсинкида биредә имам булып хезмәт итүче Рамил хәзрәт Беляев фәнни эшен яклады. Ул Финляндиядә гомер итүче татарларга багышланган һәм “Финляндиянең татар диаспорасы: интеграция һәм милли үз йөзен саклау мәсьәләләре» дип атала.
Яклау чарасына милләттәшләребез дә килгән иде. Шул исәптән Казаннан Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев та Финляндиягә сәфәре программасына бу чарага катнашуны керткән иде.
Диссертация уңышлы якланды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Рамил хәзрәтне бу шатлыклы вакыйга уңаеннан чын күңелдән тәбрик итә!