tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәреф танырга өйрәтеп була, ә китап укырга буламы?
Хәреф танырга өйрәтеп була, ә китап укырга буламы?

Хәреф танырга өйрәтеп була, ә китап укырга буламы?

Яшь буын арасында китап уку гадәтен ничек арттырыргаАлайсаяшьләр хәзер телефоннан кала берни белмиукымыйдиләр битӨйрәтсәңаю да биергә өйрәнәдер анысыТик мәҗбүриләп укытканның нинди файдасы булыр соңОнлайнга күчеп барган заманда кәгазь китап кадере калдымы  шул хакта белештек.

Укыйсызмы соң?

– Танышларым, дусларым арасында да китап укучы яшьләр бик күп. Бер-беребездән китап алып торабыз, туган көннәргә китап бүләк итешәбез, укылган әсәрләр буенча фикер алышабыз, – ди журналист Фәнзилә Мостафина. Күптән түгел бер кызыклы эксперимент та уздырып караган әле ул. – Укылмый яткан йә үземдә берничә данә булган 15ләп китапны сатуга чыгардым. Бушка килгән әйбер кадерсез була, шуңа күрә символик бәя куйдым. Берничә сәгать эчендә барлык китапларны алып бетерделәр! Шунысы сөендерде: иң элек татарча китапларны алдылар. Миннән китап алган кешеләрнең бары берсе генә – 40 яшьтән өлкәнрәк. Калганнар – яшьләр. Үзем дә еш кына шулай кулдан алам. Кәгазьгә бәя арта, шуңа күрә китап бәясенең кыйбат булуына аптырыйсы түгел. Бер китапны берничә кеше берләшеп сатып алу, китапханәдән алып торып уку йә инде, әйткәнемчә, кулдан алу кебек ысуллар барлыгын онытмыйк.

Аныңча, китапка кызыксынуны киметә торган күренешләр дә юк түгел. «Кызганыч, безнең илнең күпчелек мәктәпләрендә әдәбият дәресләрен бик күңелсез итеп укыталар. Укытучы коры гына итеп әдипнең биографиясен сөйли, әсәрнең өзеген укыйсың, аннан анализ ясыйсың. Ә бит барлык язучының да биографиясендә кызыклы, маҗаралы сәхифәләр бар! Әнә шуларны җиткерү, баланы кызыктыру, кызыксындыру җитми дә инде», – дип саный журналист.

Ә китапка мәхәббәт уятуда заманча китапханәләр, фәлән-фәлән популяр кешенең дә бу әсәр белән таныш булуы, тиздән әлеге китап сюжетына нигезләнеп фильм чыгу шәп этәргеч булырга мөмкин дигән фикердә Фәнзилә.

Китапка мәхәббәт …армиядән дә башлана! 21 яшьлек музыкант егет Ильяс Фәрхуллин элегрәк китап укуны әллә ни яратмаган. Үсә төшкәч, китапларны якын дустыдай күрә башлаган.

– Мәгънәле әсәрләр кешедә күп кенә сәләтләр ача: визуальләштерү (күз алдына китерү) камилләшә, сүз байлыгы туплана, рухи яктан байыйсың, әсәрнең геройлары тормышын «яшәп», тәҗрибә туплыйсың. Мин кәгазь китапны үз итәм. Электрон форматны кабул итә алмыйм. Яхшы язучылар күп, әмма күңелгә якыннары берничә генә. Хәзер китап укучыны сәер кеше итеп күрәләр. Гап-гади гамәлләргә дә аптырап карар заманга җиттек… – ди Ильяс. Күптән түгел армиядә хезмәт итеп кайткан егет, хәрби бурычын үтәгәндә дә китап турында онытмаган. Армиядә буш вакыт булуга, яңа әсәргә тотынган Ильяс. Иҗади тормышында мәҗлесләрдә үз чыгышын көткән арада да аның кулында – китап.

Мәҗбүриләп түгел кызыктырып

Өтерне кайсы сүздән соң куясың бит. Көчләп яраттырып булмаган кебек, китапка карата кызыксынуны да кемдер кушканга гына уяту мөмкин түгелдер ул.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, яшьләр олыраклардан азрак укымый.

– Безнең кибетләргә керсәгез, яшьләрнең шактый булуын күрерсез. Сатучыларыбызның уртача яше дә – 25–35, алар үз тәҗрибәсеннән чыгып та яшьләргә нәрсә кызык булуын чамалый һәм китап сайларга ярдәм итә. Яшьләр классиканы да, хәзерге авторларны да сорый. Бигрәк тә: «Кайсын алсак яхшырак булыр икән?» – дип, сайлана-сайлана нәни балаларына китап караган яшь әти-әниләр күп керә, – диде ул.

Китапка мәхәббәт уянсын өчен, укучының зәвыгын канәгатьләндерерлек китап булырга тиеш. Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, укучыга төрле форматларны тәкъдим итү – нәшрият бурычы. Мөмкинлекләргә карап, бу эшне дә тормышка ашырып килә алар.

Күп еллар Казанда китапханәче булып эшләгән Рәзинә Хәйретдинованың бу мәсьәләдә какшамас фикере шул: китап укучы ата-анадан китап укучы бала туа.

– Яшьләрнең укый торганнары да, укымый торганнары да бар. Китапханәгә йөриләр. Китап уку ул әле кулга кәгазь китап алу гына түгел бит. Автобусларда йөргәндә еш игътибар итәм: яшьләр электрон китаплар укый. Андыйлар күп. Гаджетларны тормышыбыздан алып ташлап булмый бит инде. Аннан укыйлар икән, мин каршы түгел,  ди ул.

Тәҗрибәле китапханәче әйтүенчә, китапка мәхәббәт йә бар, йә юк. «Менә нинди шәп әсәр, алып укы әле, дип, бер китапны укыттырып буладыр ул. Минем исә шулай мактап, бер китапны укып чыгып, кисәк кенә китап укуга мәхәббәте уянган кешене күргән юк әле», – дигән фикердә Рәзинә Хәйретдинова.

Заманасы белән бергә китаплары да, кызыксынулар да үзгәрә. Китапханәче әйтүенчә, яшьләр акча эшләргә мотивация биргән, үз-үзеңне аңлау, психологиягә бәйле китапларга өстенлек бирә. Олыраклар – тап төшмәс, тузан кунмас классиканы эзләп килә. Аларга әле Пушкин, Толстойлар кызык.

«Татар китабы йорты» проектлары кураторы Айгөл Абдрахманова яшьләр китап укымый дигән фикер белән килешми.

– Яшьләр китап укый. Яшьләр татарча китаплар укымый! Асылда, яшьләр (нәкъ менә студентлар) рус, чит ил әдәбиятын укый. Ә менә татар әдәбиятын укучылар саны, дөрестән дә, бик аз. Газета-журнал уку турында, гомумән, әйтмим дә инде, – ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзер яшь буын өчен блогерлар – авторитет. Айгөл аларга, бәлки, бу мәсьәләдә дә уңай үрнәк булырга вакыт җиткәндер дигән фикердә.

– Җиңел тормыш, көч куймыйча гына акча эшләү кызыксындыра яшьләрне. Бәлки, нәкъ менә шул блогерлар, җиңел тормыш моделе үрнәге булган затлар китап уку модасын кертергә тиештер, – ди ул.

«Татар китабы йорты»нда эшләгәч, нинди китапларга күбрәк ихтыяҗ булганын да чамалый. «Зифа Кадырова китапларын сорыйлар. Тормышчан, елата торган китап кирәк, диләр. Балалар һәм үсмерләр татарча китаплар белән кызыксынмый, диярлек. Бала-чагага бизәкле, рәсемле китаплар ошый. Аларга инде эчтәлек ягы алай ук мөһим түгел», – ди Айгөл.

Журналист Раилә Хәялиева да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ире Рушан белән ике кыз тәрбияли ул. Аларның өендә китаплар уенчыкларга караганда да күбрәк икән. Китапларны махсус түбән киштәләргә урнаштыралар. Теләсә кайсы вакытта бала киштәгә үрелеп, китап укысын өчен бу.

– Без өйдә яшьләрнең китапларга тартылуы һәм аларга нинди китап кирәклеге турында еш уйланабыз. Яшүсмерләрне җәлеп итәрдәй китаплар русларда да, чит ил авторларында да күп. Ләкин татар телендә аз. Шул күңелне борчый, – дип уртаклашты ул.

Бу арада кызлары белән «Домашний очаг» дигән журнал укыйлар икән. «Дөньяны үзгәрткән хатын-кызлар турында язмалар бар анда. Журналны арттан укырга яратам. Соңгы битендә Камчаткадагы аюлар тыюлыгында яшәүче хатын-кыз язмышы турында сүз бара. Ул шулкадәр кызыклы итеп бирелгән. Кыз башта уенчык аюлар яраткан, инде менә тере аюлар янында эшли башлаган. Кызларга ошады. Саҗидә: «Үскәч, единороглар тыюлыгында эшләячәкмен», – ди хәзер», – дип сөйләде Раилә.

Аның «Әдәби портрет» дигән проекты бар. Күптән түгел язучы Мәдинә Маликованы фотосурәткә төшергәннәр. «Мәдинә апа кызыклы бер истәлек белән уртаклашты. Элек хат язышулар күп иде. Ә хәзер инде алай ук түгел. Ләкин соңгы хатларның берсен аңа яшүсмер малай язып җибәргән. Мәдинә апаның ниндидер китабын укырга кушылган булган аңа. Ул башта дусты белән китапны бүлешеп укырга ниятләгән. Ләкин үз өлешен укый башлагач, китапка тулысынча кереп киткән. Малай үз заманасының проблемаларын әсәрдә тапкан. Китап яратмаган малай Мәдинә апага шундый китаплар да бар икән дип, рәхмәт язган. Димәк, хәзерге тормышка тәңгәл килгән вакыйгалар чыннан да яшьләрне китап укырга җәлеп итә ала», – дип сөйләде ул.

Шуңа да барлык проблемаларны да гаджетларга гына өеп калдырырга кирәкми, Раилә Хәялиева да бу фикер белән килешә. «Бу безгә проблемадан качу өчен уңайлы ысул гына», – ди ул.

Күп уку да – чир

Китап укуны ничек гадәткә кертергә? «Китап корты» булу йә инде бөтенләй укыйсы килмәү кебек күңел халәтен ничек аңлатырга була? Психолог Чулпан Нигъмәтҗановадан шул хакта сораштык.

Белгеч әйтүенчә, китап уку – җан соравы, күңел теләге булырга тиеш. Кирәккә дип кенә китап тотудан мәгънә юк. «Хәзерге заманда күпләр төрле калыплар буенча яши. «Тегендә китап укыйлар икән, мин дә укырга тиеш,» «Бу кеше фитнес белән шөгыльләнә, димәк, мин дә тиеш», «Бу кеше бизнес ачты, миңа да вакыт» – әнә шулай иярү бара. «Ә минем күңелем моны телиме соң?» дигән сорау башка да килми. Кешеләр арасында көндәшлек бар», – ди психолог.

Китап укырга гадәтләнү өчен, үзеңә ошый торган теманы сайларга кирәк дип киңәш итә белгеч. «Җәмгыять, якын кешеләр, блогерлар кушканны түгел, сезгә кызык булган әсәрдән башлагыз. Тагын бер нәтиҗәле методика бар. Ул да булса йоклар алдыннан 10–15 минут китап уку. Һаман саен вакытны арттыра барырга кирәк. Бит санын арттырырга да мөмкин. Максатыгызга ирешкән саен, үзегезне мактарга онытмагыз», – ди Чулпан Нигъмәтҗанова.

Сериал һәм фильмнарда була торган хәйләне китапка да күчерергә мөмкин. Психолог әйтүенчә, әсәрнең иң кызык өлешендә туктап калу да китапка кызыксыну уятырга сәләтле. Китапны урта бер җиреннән укый башлау кебек ысул да нәтиҗәсен бирми калмас.

Психологик күзлектән караганда, ни өчен кеше укырга яратмый һәм киресенчә дигән сорауга болайрак җавап бирергә мөмкин.

– Кешенең тормыш кагыйдәләренә (установка) дә бәйле бу, шулар йогынты ясый. Ә алар балачакта һәм яшүсмер чорда ук формалаша. Әйтик, бу чорда китап тәмен татый алмаган кешегә үсә төшкәч әдәбият белән танышу авыррак булачак. Мәктәп, студент чакларны искә төшерик. Анда күпчелек кирәк дип кенә укый бит. Димәк, «кирәк» дигән кагыйдә мәхәббәт уята алмый, – дип саный белгеч. – Ә тормышының 99 процентын китапка багышлаган «китап корты» саналган кешеләргә килгәндә, бу очракта аңда өзеклек килеп чыга. Аның чынбарлыгында бернәрсә юк. Бу инде башка психологик чирләргә китерергә мөмкин.

«ВТ» хәбәрчесе Инстаграм сәхифәсендә оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән аңлашылганча, 18–35 яшьлекләр арасындагы кешеләрнең 81 проценты кәгазь китапка өстенлек бирә. 19 проценты электрон китаплар укый булып чыкты.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*