tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының мастер-классында катнашучылар: «Халыкның тарихи мирасы онытылмасын иде»
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының мастер-классында катнашучылар: «Халыкның тарихи мирасы онытылмасын иде»

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының мастер-классында катнашучылар: «Халыкның тарихи мирасы онытылмасын иде»

Кичә Бауман урамында казанлылар «Зәлидә» музыкаль-бию уенын уйнадылар һәм татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәнделәр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендәге чираттагы дәресне хореографлар Сәидә Миннебаева һәм Гөлсинә Галимуллина үткәрде.

 

Чара биючеләр перформансыннан башланды, мастер-класс һәм уеннар белән дәвам итте. Катнашучылар татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен – «беренче татар йөреше», «үкчәбаш», «борма», «чалыштыру», «чыршы»ны өйрәнде һәм түгәрәктә җырлап-биеп күңел ачты.

Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләрен өйрәнде, парлап биеде, «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка» уеннарын уйнады. Алар барысы да «Зәлидә» уены форматында үтте. «Капка» аша узганда, катнашучылар өйрәнгән хәрәкәтләрен күрсәтте.

«Зәлидә» уены буенча мастер-классны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, үзләре дә теләп катнашты. Шундыйларның берсе – чарага махсус килгән казанлы Илнар Шаһивәлиев. «Татар биюләрен туйларда күргәнем бар, ләкин беркайчан да үзем шушылай махсус өйрәнгәнем булмады. Бу әйберләр шәһәрләрдә дә, авылларда да онытылып бара. Милләтнең, халыкның тарихи ядкәрьләре онытылмасын, мондый чаралар күбрәк булсын иде», – диде ул.

«Зәлидә»не республика районнарында яшәүчеләр дә уйнады. Казанга Лаеш районыннан килгән Зөфәр Шәйдуллин сүзләренә караганда, ул мастер-класста бик теләп катнашкан. Шәһәр кунагы оештыручыларга рәхмәт белдерде. «Киләчәктә мондый дәресләр күбрәк үткәрелсен иде», – дип уртаклашты З.Шәйдуллин.

Чара җанлы музыка астында узды. Бу эштә баянчы Газинур Равилов, төрле уен коралларында уйнаучы Айдар Абдрахимов, кубызчы Фәнил Вилданов булыштылар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, проектның төп максаты – татар теленә өйрәтү, фольклорны саклау һәм бию сәнгатенә карата кызыксындыру тудыру. «Быел Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мэриясе проектларын хуплады һәм безнең тәҗрибәне башкаларга да өйрәнергә дигән фикер җиткерде. Әйтик, Алабугада инде татар телендә чаралар уздырыла башлаган», – дип җиткерде Г.Сәгыйтова.

Исегезгә төшерәбез, быел Казандагы җәмәгать киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 җәйге спорт һәм иҗат дәресләре узды. Соңгысында балалар һәм аларның әти-әниләре брейкингның база хәрәкәтләренә өйрәнде. Проект очрашулары сентябрьгә кадәр уздырылачак. Узган елның җәйге сезонында 14 дәрес үткәрелде.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*