tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау очрашуында казанлыларны фольклор уеннары һәм массакүләм бию көтә
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау очрашуында казанлыларны фольклор уеннары һәм массакүләм бию көтә

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау очрашуында казанлыларны фольклор уеннары һәм массакүләм бию көтә

29 августта Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау очрашуы узачак.

Программада: «Җыен» хореографларыннан һәм музыкантларыннан перформанс, «Капка уены», «Чүпләү», «Бишпар», «Түгарәк уен» фольклор бию уеннары, интерактив һәм массакүләм бию.

Программаны Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыкаль озату өчен Айдар Абдрахимов, Ильяс Фәрхуллин һәм Айдар Ниязов, ә бию командасы өчен – Рафаэль Мустяков һәм Алия Мөхәммәтгалиева җавап бирә.

Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә Камал исемендәге театрдан Мәрҗани урамы ягыннан төшүдә көтәчәк.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан, ТР каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә, шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Җәй дәвамында пәнҗешәмбедә Кабан күле яр буенда бушлай бию мастер-класслары узды.

Чыганак: kzn.ru/meriya

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*