tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә катнашучылар борынгы музыка уен кораллары белән танышты
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә катнашучылар борынгы музыка уен кораллары белән танышты

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә катнашучылар борынгы музыка уен кораллары белән танышты

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачылышында тамашачылар борынгы музыка уен кораллары белән танышты.

«Без быел, бию хәрәкәтләрен өйрәтүгә өстәп, халыкны борынгы музыка уен кораллары белән дә таныштырырга булдык. Һәр инструментны аерым күрсәтәбез, аның турында сөйлибез, яңгырашын җиткерәбез. Музыка уен коралына ассоциация тудыру өчен, биючеләр башта импровизация тәкъдим итте. Бөтен музыкант һәм биюче сәхнәдә импровизация булдыра алмый, шуңа күрә без бу проектка чын профессионалларны җәлеп итек», – диде Кариев театры директоры урынбасары, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын оештыручыларның берсе Лилия Гәрәева.

Музыкантлар Айдар Абдрахимов, Фәнил Вилданов, Ильяс Фәрхуллин кубыз, саз, дәф, думбра, курай кебек халык музыка уен коралларында уйнады, аларның һәрберсе белән таныштырып, көй чыгарып күрсәтте.

Биючеләр Рафаэль Мустяков, Сәйдә Миңнебаева, Алия Мөхәммәтгалиева тамашачыларга бию импровизациясе тәкъдим итте. «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова «Кичке уен»ны алып барды, халыкны биергә өйрәтте. Чара ике сәгать дәвам итте.

«Кичке уен»ның тамашачылары арасында блогер Рәфис Атаказ да бар иде. Ул Камал театрыннан ерак түгел, Каюм Насыйри урамында яшәгәнен әйтте. Узып барышлый халыкның биегәнен карарга тукталган.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты турында социаль челтәрләрдән күреп беләм. Аны килеп карарга кызыксам да, бер дә җае туры килми иде. Димәк, бүген күрергә насыйп булган. Миңа ошый. Камал театры янында татар чаралары ешрак булсын иде. Туристлар да, шәһәр халкы да күрә бит. Әнә, күпме кеше җыелган», – диде Рәфис Атаказ.

Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән Казанга ике көнгә кунакка килгән Фикүзә ханым Иске Татар бистәсен карап йөргәндә, милли музыка тавышын ишетеп, Камал театры янына таба атлаган. «Казан бик ошый. Монда милли атмосфера бар. Татар көйләрен уйныйлар, татарча бииләр. Көне буе йөреп арысам да, моннан китә алмыйча басып торам әле», – диде Фикүзә ханым.

Ринат Кәбиров үзен «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының тугры тамашачысы буларак таныштырды. «2021 елдан бирле бер дәресне де калдырганым юк. Анонсларны «Вконтакте» челтәреннән карап барам», – диде Ринат Кәбиров.

Быелгы җәйдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының дәресләре һәр пәнҗешәмбе саен кичке сәгать алтыда Камал театры янәшәсендә узачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*