Элеккеге союздаш республикаларның үсеш юллары төрле булса да, үткәнебездә булган вакыйгалар аларның күбесен Россия белән вакыт-вакыт бербөтен итә. Бөек Ватан сугышына кагылышлылары бигрәк тә. Шунысы сөендерә: галимнәребез һәр җирдә, һәр илдә милләттәшләребезне барларга онытмый. Ул гына да түгел, союздаш республикаларда да аларның исемнәрен мәңгеләштерергә тырышалар. Шул җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр комитеты рәисе Альберт Борһанов Казахстанда туып үскән батыр милләттәшләребез һәм аларга булган мөнәсәбәт турында бәян итте.
«Татарлар елмаеп үлделәр»
1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә 11 татар җәзалап үтерелә. Бу хакта белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм. Ә менә исемлектәге өч кешенең Казахстанга бәйле икәнлеген белеп бетермәскә дә мөмкиннәр. Гомумән, «елмаеп үлгән татарлар» арасыннан әлегә бары тик Муса Җәлил тормышына кагылышлы эпизодлар гына тирәнтен өйрәнелде. Бу «Моабит дәфтәре» табылуга бәйле. Калган 10 татарның батырлыгы турында да күбрәк белербез дигән өмет бар әле.
Гайнан Нури улы Кормашев (Гайнан Кормаш) – «Идел-Урал» легионының яшерен оешмасы җитәкчесе, Актүбә (элеккеге Тургай) өлкәсенең Хобдин районында туа. 1939 елда армия сафларына алына. Совет-фин сугышында катнаша. Аннан Гомель өлкәсендә хезмәт итә. 1941–1942 елларда разведчиклар командиры була. 1942 елда дошман тылына җибәрелә һәм әсирлеккә төшә. Польшадагы Демблин лагеренда чагында, «Идел-Урал» легионы составына эләгә. Гайнан Кормаш, Муса Җәлил һәм тагын берничә татар, легионны эчтән таркату максаты белән, яшерен оешма төзиләр. Оешманы Григорий Курмаш псевдонимы белән Гайнан Кормаш җитәкли.
1943 елның 23 февралендә Витебск өлкәсендә легионның беренче батальоны тулысынча диярлек Белоруссия партизаннарына кушыла. Әмма 1943 елның августында хыянәтчеләр аркасында яшерен оешманың эшчәнлеге дошманнарга фаш ителә. 40 ка якын кеше үлем җәзасына хөкем ителә. Беренче булып Гайнан Кормашның башы киселә.
1990 елда, татарларның яшерен оешмасы эшчәнлеге турында шактый эпизодлар билгеле булгач, Гайнан Кормашев һәм тагын 9 милләттәшебез үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде. 1966 елда Кремль янында Муса Җәлилгә салынган һәйкәл янында 1996 елда Кормаш төркемендәге ун татарның исемлеге язылган стела куелды. Актүбәдә Гайнан Кормашев исемендәге урам бар. 2005 елда Мари Элның ул укыткан Куян мәктәбендә Гайнан Кормашевка багышланган истәлек тактасы куелды. Аның шигырьләреннән торган җыентык басылды.
Фуат Хуҗарахман улы Сәйфелмөлеков Ташкент шәһәрендә туа. Урта мәктәпне Казахстанның Казалинск шәһәрендә тәмамлый. 1940 елдан Одессада Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.1941 елның июль аеннан – фронтта.
Фуат Сәйфелмөлеков, әсирлеккә төшкәч, Гайнан Кормашев командасына елыша. «Идел-Урал» газетасының типографиясендә эшли, әсирләрне баш күтәрергә һәм качарга, үзебезнекеләр ягына чыгарга әзерли.
2023 елның декабрендә без, Казахстандагы татар һәм башкорт конгрессы советы һәм Кызыл Орда өлкәсенең татар иҗтимагый-мәдәни үзәге җитәкчеләре белән бергәләп, Казалинск шәһәренең 16 мәктәбендә якташлары Фуат Сәйфелмөлековка истәлек тактасы куйдык.
Әхәт Мәхмүт улы Атнашев Петропавловск шәһәрендә туа. Аның әтисе Мәхмүт белән әнисе Өммикамал Пермь губернасыннан Казахстанга 1917 елда күченеп киләләр. Әхәт җидееллык мәктәпне Петропавловскида тәмамлый. 1929 елда гаилә Степняк шәһәренә күченә. Армиягә чакырылганчы заводта эшли. Кавалерия часте составында Көнбатыш Украинада һәм Бессарабиядә хәрби чараларда катнаша.
1941–1942 елларда Көнбатыш фронтта сугыша, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1942 нең августында әсирлеккә төшә. «Идел-Урал» легионында взвод белән командалык итә. 1943 тә аны башка әсирләр белән бергә кулга алалар.
Казахстанда туып үскән татарлар сугыш кырында да, тылда да батырларча хезмәт итәләр. Бер Актүбә өлкәсеннән генә дә 2654 татар фронтка чакырыла. Алар арасыннан кече лейтенант Рәүф Кутуев – Советлар Союзы Герое, сержант Шәмсетдин Рәфыйков – Дан орденының тулы кавалеры.
Атырау егете
28 яшендә Минск шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак булган Атырау өлкәсе егете, милләттәшебез Әдһәм Мөфти улы Кәримовны Казахстанда да, Белоруссиядә дә бер үк дәрәҗәдә хөрмәт белән искә алалар.
Аның әтисе сәүдәгәр Мифтахетдин белән әнисе Маһибәдәр Казахстанга Казаннан күченеп киләләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Әдһәм күп җирләрдә эшли, татар, рус, казах, гарәп телләрен камил белә. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышын Көнбатыш фронтта каршылый. Бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Минск янындагы Бабовозовщина авылы янындагы сугышларда авыр яралана һәм Волковичи авылы янындагы каберлектә күмелә. 56 ел буена бу кабердә күмелгән капитанның исеме билгесез булып санала. Каберлек янында пионерга, комсомолга алу тантаналарын оештыралар. Обелискка «Синең исемең билгесез, батырлыгың мәңгелек, капитан» дигән сүзләр язылган. Аның кем булуы бары тик 2000 елда гына, Казахстан эзтабарлары ярдәмендә ачыклана.
Батырларча һәлак булган офицерның исеме билгеле булгач, 2001 елда яңа һәйкәл куела. Бу хәл турында заманында Казахстан, Белоруссия матбугатында бик шаулыйлар. Җирле мәктәптә музей ачалар, укучылар каберне бүгенгәчә карап тоталар, Җиңү бәйрәмнәрендә чәчәк салалар. Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы советы да батырның тормыш юлын өйрәнүне һәм исемен мәңгеләштерүне дәвам итә. Татарстанда Әдһәм Кәримовның исеме «Казахстан татарлары» энциклопедик белешмәсенә кертелде. Атырау шәһәре мәслихәте карары белән шәһәрнең бер урамына Капитан Кәримов исеме бирелде.
2023 елның 12 апрелендә Волковичи авылы зиратында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшләнгән хәтер комплексы сафка басты. Ул көнне Белоруссия татарларына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция белән беррәттән Бөек Ватан сугышында Белоруссия җирләрен азат иткән татарларның һәм татарстанлыларның батырлыкларын дә искә алдылар.
Бу җәһәттән без Белоруссияне азат иткәндә яу кырында башын салган батырлар күмелгән «Рыленки» һәм «Петреки» мемориалларында йөрдек. Татар композиторы Фәрит Яруллинның каберен зиярәт кылдык. «Багратион» операциясе башланган, «Нормандия-Неман» эскадрильясе очучылары сугышкан урыннарда, шулай ук якташларыбыз җирләнгән Витебск, Минск, Брест өлкәләрендә булдык. Брест крепостендагы сугыш булган урыннарны карадык. Якташыбыз – Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов каберенә баш идек.
Казахстанда да, Белоруссиядә дә батырлар турында хәтер яши. Монда милләттәшләребезгә карата булган хөрмәтне, игътибарны күреп, күңел нечкәрә. Безгә сугышта ятып калган әтиләребезне, бабаларыбызны эзләү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү эшен бергәләп дәвам итәргә дә, итәргә әле.
Чыганак: vatantat.ru