Бөек Ватан сугышында Җиңүгә дә инде 80 ел булып килә, бер уйласаң, ул онытылырга, тарихи хакыйкать булып кына калырга тиештер кебек. Ләкин юк, ул исән калганнарның күңел яраларында, имгәтелгән язмышларында, хәтта сугышны күрмәгән миллионнарча кешеләрнең дә кичерешләрендә дәвам итә.
Мин үзебезне бик бәхетле буын диеп саныйм. Чөнки безнең буынга күп авырлыклар аша, безгә Җиңү китергән, сугыштан исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан тере ветеран-бабаларыбыз белән йөзгә-йөз очрашып сөйләшергә мөмкинлек булды. Аларның акыллы киңәшләре, дөньяга карашлары, тормышны яратулары без үсеп килүче буынга һәрвакыт үрнәк булып торды. Мәктәптә укыган чактан ук без аларга аерым игътибар һәм игътирам күрсәтә алдык. Ватанпәвәрлекнең тере үрнәге булды алар безгә.
Ә мин үзем Бөек Ватан сугышы ветераны – Дәү әтиемнең тәрбиясендә үскән бала. Дәү әтиемнең күкрәгенә орден-медальләрен тагып, Җиңү бәйрәменә зур горурлык белән, шатлана-шатлана җыенып йөрүләре беркайчан да күз алдымнан китмәстер, мөгаен… Иң элек авылда уза торган бәйрәмгә бара, аннан икенче көнне Җиңү бәйрәменә багышланган минтингның кадерле кунагы булып район үзәгендә катнаша.
Дәү әтием – Илалов Гомәр Нурулла улы 1925 елның 5 мартында Әлки районы Иске Камка авылында Илалов Нурулла һәм Сәрбиҗамал гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Туган авылында 4 класс белем алгач, күрше Алпар авылы мәктәбендә 7 сыйныфка хәтле йөреп укый. Мәктәпне тәмамлагач, ФЗО га укырга китә. Тыныч кына укып йөргән җиреннән сугышка алына. “Авылдан иң яше мин киттем, миңа бары 16 яшь кенә иде әле, ул чакта” – ди торган иде ул. Хабаровск якларында автоматчы булып хезмәт итә. Соңрак Белорус фронтына озатыла. 1944 елда кулы яралана һәм госпитальгә эләгә. Аны бер госпитальдән икенче госпитальгә күчереп йөртәләр. 1944 елның июнь аена кадәр Мәскәүдә дәвалана. 1944 елның 15 июнендә 2 группа инвалид булып, туган авылына әйләнеп кайта. “2 дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены” һәм 12 юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Ул сугыш белән бәйле хатирәләрне бик сөйләргә яратмый иде. Алай да аяусыз сугыш калдырган кулындагы җөйне сыйпый-сыйпый, күрсәтә-күрсәтә сөйләп алгалый иде: “Уң кулымның беләзек турысында сеңер урынында 8 см. ефәк җеп минем. Уң кулым төзәлгәнче, сул кулым белән язарга да өйрәнгән идем. Әле Дәү әниегезгә өйләнгәндә дә кулым муеныма асып, бәйләп куелган иде”. Гомеренең ахырына хәтле шул яралы кулы белән авыр хезмәт башкарды: печәнен чапты, өйде; утынын кисте, ярды. Беркайчан кешедән ярдәм көтеп яшәмәде. Дәү әнием белән алты балага гомер биреп, аларны тәрбияләп, олы тормышка озаталар. Аларның авызыннан беркайчан да зарлану сүзен ишетмәдек. Булганына шөкер итеп, тыныч тормышка сөенеп яшәделәр. Дәү әтием, заманасына карата белемле иде. Өйгә дә дистәгә якын газета-журналлар алдырды. Иң яратып укыганнары “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) һәм “Коммунизм юлы” (хәзерге районыбызның “Әлки хәбәрләре”) газетасы булгандыр. Мин дә шушы газеталар аша 6 яшемдә укырга өйрәндем. Башлангыч сыйныфларда укыганда дәресләремне өйрәтүче дә Дәү Әтием булды. Сугыштан соңгы елларда ул, авыл Советында секретарь, склад мөдире, бригадир, кибетче булып хезмәт куйган. Әле 70 яшенә хәтле колхозда кырларны санаучы (учётчик) булып эшләде. Аның язуы бик матур иде. Атлар яраттты, үлгәнчегә хәтле ат асрады. Атына утырып урман-кырларда йөрергә бик ярата торган иде. Авыл тирәсендәге кыр-күлләрне бик яхшы белер иде. Хәтта чәчү кырларының мәйданын төнлә уятып сорасалар да, әйтеп бирерлек зиһенле булды. Балык тоту – аның иң яраткан шөгыле булгандыр мөгаен. Кыш буе “нәрәтә” үрер, җәй буе балыкка йөрер иде. Безнең өстәлдән беркайчан да балык өзелмәде. Җиләк, чикләвек җыеп кайтып, безне сыйласа, балан, гөлҗимеш белән Дәү әниебезне сөендерә иде. Без бала-чаганы да бишекле “матаена”, соңрак ат арбасына утыртып җиләккә, балыкка алып бара иде. Тирә-күршегә дә бик ярдәмчел булды, кемгә тавык-чеби, сарык суярга кирәк, кемнең чалгысы үтми, кемнең балта сабы сынган, кемнең йорт себеркесе бетеп киткән (элек каен ботакларыннан ясала торган иде) беркемне дә кире борып чыгармады. Урамыбызның “Гүмәр әзи”е иде…
Кызганычка каршы, 2004 елның 26 декабрендә Дәү әтиебез безнең арадан мәңгелеккә китеп барды. Без, оныклары, инде оныкчыклары 9 май көнне уздырыла торган “Үлемсез полк” сафларында аның фотосурәтен тотып, зур горурлык белән атлыйбыз.
Дәү әтием, мин синең белән горурланам! Без синең белән горурланабыз!
Низамова Алсу Рәис кызы,
Татарстан Республикасы, Әлки районы, Базарлы Матак авылы