1945 елның сабантуе ничек үткән?
Шәһри Болгар, Алтын Урда чорында кабер ташларының берсендә “фәлән кеше улы фәлән, сабан туе көнендә вафат булды” дип язылган.  1000 ел элек яки узган гасыр башында булган хәлләр (мәсәлән, Русия мөселманнары корылтае) турында кино, видео язмал
Архивта сакланган кайбер тасмаларында 1945 нче елның җәй башында, фашизмны җиңеп кайтканнан соң үткәрелгән сабан туен карап була.

Казаннан килгән популяр җырчы Айдар Сөләймановның шәмсия (зонтик) тотып җырлау-биюен бер күргән кеше мәңге онытмас. Шатлыклы йөзләрне, татар, башкорт инглиз телендә ясалган чыгышларны, элекке тележуралист, хәзерге мулла Булат хәзрәт укыган дога – болар барысы да милләтебез хәтеренә кереп калыр. Татарстан Республикасының рухи сәләмнәре татар сукмаклары төшкән бөтен җир шарына тарала.
Бу видеоны “Дөнья” студиясенә тәкъдим итүче, Казанда туып үскән Австралия килене Диләрә Вәлиеффка да рәхмәт белдерәбез. Һәр сабантуеның онытылмас йөзе турында тарихи фото-видео язмаларны “Дөнья” студиясенә җибәрә аласыз. Хәтердә калган мизгелләрне интернет ярдәмендә киләчәк буыннар да күрсен әйдә!
Римзил Вәлиев



