tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтерне барлап
Хәтерне барлап

Хәтерне барлап

Булат Туктабаевның «Хәтер китабы» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Аны редакциягә чибәр татар кызы — Булат абыйның оныгы калдырып китте. Матур итеп татарча сөйләшүче оныгының бабасының яңа басмасы белән горурлануы сизелә иде.

Китапның кереш сүзе итеп Азат абый Сәгыйтовның «Таныш булыгыз» язмасы алынган. «Яңарыш»ка иганә (помощь) бирүчеләр, ярдәм итүчеләр арасында зүр сәүдәгәр Булат Туктабаевны аерым әйтергә кирәк. Ул узенең туган-тумачаларын, дус-ишләрен елның-елында «Яңарыш»ка яздыра. 1997 елның беренче ярты еллыгына ул Тубылда hәм Тубыл районында (Санникова h.б.) яшәүче дистәләгән канкардәшен милли газетага яздырды да инде.

– Әле тагын да кайберләрен үз акчама яздырыр идем, тик бу аларны бозу гына була ул. Җиң сызганып, иртәдән кичкәчә эшләү урынына, күбесе «алма пеш – авызыма төш», – дип кенә утыралар, – ди Булат. – Хәзер бит нинди мөмкинчелекләр бирелгән кешеләргә! Йоклап ятма, эшлә, эзлә, тап – барысы да булыр – акчаң да, икмәк-май да. Әллә миңа байлык тиктән-тик киләме? Мин үз көчем белән, тир түгеп, йокламыйча табам ул байлыкны. Отпуск, ял дигән нәрсәне, арак эчүне, тәмәке тартуны мин күптән оныткан. Мин эшлим, эштән ямь-тәм табам. Шуңа күрә заманаларны, ил башлыкларын сүкмичә генә, тормышта үз урыныңны hәм үз эшеңне табып, эшләргә генә кирәк хәзер. Минемчә, кешеләргә барлык мөмкинчелекләр дә бирелгән…»

(«Яңарыш», 26.11.1996).

«Яңарыш»ны укыганда,

Карап укы ноктасын.

«Яңарыш»ка син язылсаң,

Туган телеңне онытмассың», — дип яза Булат ага.

Аның яшьлеге, туган авылы, теле, әти-әнисе, Себердәге урман байлыклары, бәйрәмнәр турында язылган, төрле чараларга котлау шигырьләрен, бәетләрен газета укучылар җылы кабул итәләр иде. Китап та үз укучысын табар. Булат аганың тормыш иптәше Майнур ханым, балалары, оныклары өчен бик тә кадерле бу җыентык, алар өчен зур истәлек.

Китапны төзүчеләр ахырда: «Булат Хәлитулла улы Туктабаевка 8 апрельдә 77 яшь тулар иде. 2 апрельдә кадерле кешебез вафат булды. Ул лаеклы hәм матур гомер итте, hәрвакыт үз алдына олы максатлар куеп, аларны тормышка ашырыр өчен бар көчен бирде. Нинди генә вазифага алынмасын, нинди генә эш башкарырга керешмәсен – гел вакытында, дөрес hәм тәртибен белеп үтәлер иде алар. Бөтен илне йөреп чыкты, күп генә чит илләрдә булды – hәркайда hәркем белән уртак тел табар иде. Югары белем алып, гел җитәкче урыннарда эшләде, шул ук вакытта гади эштән дә курыкмады. Ул төньякта газ чыга торган урыннарны табуда катнашты, газ промышленностеның үсешенә зур өлеш кертте. Аның алдында шактый файдалы перспективалар ачылуына карамастан, ул туган ягыннан китмәде. Аны аркылыга-буйга йөреп чыкты. Искиткеч зур тормыш тәҗрибәсе туплады, теләсә кайсы сорауга җавабын, киңәшен бирә ала иде. Башкаларның бәхетенә, уңышына шатланды, кирәк булганда ярдәм кулын сузды. Гаиләсе, балалары лаеклы, җитеш яшәсен өчен барысын да эшләде. Һәркайсын укытты, дөрес яшәргә өйрәтте. Кызыклы, иҗади шәхес тә иде әле ул: кичәләрдә дәрәҗәле кунак булды – төрле музыкаль инструментларда уйнады, җырлады, шигырьләр сөйләде, үзе дә язды. Гомере буе дөреслек өчен көрәште, абруй казанды. Санникова авылы янындагы яңа зиратта онытылмас шәхес мәңгелеккә урнашты. Аның хөрмәтенә зиратка «Булат» исеме бирелде. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелды. Ул безнең хәтердә сөекле тормыш иптәше, яраткан әтиебез hәм бабаебыз булып мәңге сакланыр. Урыны җәннәттә булсын!» – дигән җылы язма куялар.

Булат Туктабаев үзе, эшләре генә түгел, шигырьләре дә якты истәлек булып сакланачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*