Казанның 174нче гимназиясендә урнашкан Хәйдәр Бигичев музее җитәкчесе, директор урынбасары Рәмзия Гатауллина музейның М.Җәлил исемендә Татар дәүләт опера һәм балет театрының бер кисәге булуын әйтте. Биредә җырчының шәхси әйберләре, костюмнары һәм иҗатына кагылышлы уникаль экспонатлар саклана.
«Башта музейда бары тик Хәйдәр Бигичевка багышланган газеталар гына бар иде. Хәзер исә бездә җырчының шәхси әйберләре, операларда кигән костюмнары, фоторәсемнәре саклана. Музей мәктәптә булса да, ул затлылыгы белән Опера һәм балет театры мохитен хәтерләтә», – ди ул.
Беренче вакытларда гимназиядә башка төрле музей булыр дип көтелгән. Ләкин 2006 елда Хәйдәр Бигичев музее булдырылган, ә экспозицияне тулыландыру эше 2014 елга кадәр дәвам иткән.
Рәмзия Гатауллина сүзләренчә, музейның мәктәптә урнашуы укучыларны милли рухта һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
«Мин татар теле укытучысы буларак, укучыларымны шушы мөхиттә тәрбияләргә тырышам. Шундый тәрбия белән генә киләчәк буынны чын шәхес, милләт кешесе итеп тәрбияли алабыз. «Яшь музейчылар» түгәрәгенә йөрүче балалар бик кызыксынып катнашалар, төрле чаралар уздырабыз һәм бәйгеләрдә актив катнашабыз. Һәр ел саен үткәрелә торган экскурсияләр циклы өч телдә дә оештырыла», – дип аңлатты ул.