Төмән өлкәсенең Хәтер китабының егерме өченче битендә болай язылган: Байнашев Зәйни, гади, 1923 елда Күкрәнде авылында туган, 1945 нче елның бишенче апрелендә вафат булган, Австриядә җирләнгән.
Бөек Җиңүгә исәпле генә көннәр калганда, егереме ике яшендә Зәйни Байнашев Австриядә барган сугышларда яралана, Венадан ерак түгел- Трумау госпиталендә һәлак була. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә. Яшь гомере вакытсыз өзелгән Зәйнинең якын туганы Тимербикә Гали кызы Алимова гаиләсенең тарихын кадерләп саклый. Ул Бөек ватан сугышында вафат булган абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашып: “Үзем җитмеш бишкә якынлашып киләм. Мин сугыштан соң туган кеше. Әниемнең бертуганы турында әбиемнең хатирәләрен тыңлап, фотоларын карап үскән буын баласы. Күкрәнде авылында биш балалы гаиләдә өченче бала булып үскән Зәйнинең тулы исеме Зәйнулгабит була. Тырыш гаилә үз хуҗалыкларында сыерлар, атлар асрыйлар. Йорт хуҗасын – Сәетне “халык дошманы” дип кулга алалар. Минем әнием Сатихага ул вакыт егерме яшь була, иң кечеләренә җиде яшь. Бердән –бер егет –Зәйнигә унөч тула. Бөек Ватан сугышы башланганда унҗиде яшен тутырган Зәйни Байкаловадагы военкоматка печәнлектән китә…
Зәйни яшь сугышчы булса да, яу кырларында барган сугыш бәрелешләрендә батырлыклар күрсәтеп медальләр, орденнар белән бүләкләнә. Авыр яраланган Зәйнине ике мәртәбә госпитальдә дәвалыйлар. Госпитальдән соң туган авылына кайтаралар. Икенче мәртәбә контузияләнгән Зәйнине яңадан авылга кайтаралар, бу юлы ялын тәмамламыйча, Байкалово военкоматыннан үзе сорап ул фронтка китә.
Сугыштан кайтмаган улын, илебез һәм авыл халкы өчен коточкыч авыр елларны Сөлҗамал әбиебез еш искә ала иде. Авылның матур, җор телле, гармунда уйнап, татар җырлар җырлаган кадерле балакае турында хатирәләрен йөрәк түрендә саклап, күңеле әрнегән саен сөйли иде. Зәйни сугыш тәмамлануга утыз дүрт көн калганда, 1945 елның бишенче апрелендә Австриядә барган бәрелешәләрдә катнаша, монда авыр яралана, Венадан ерак түгел Трумау авылында урнашкан госпитальдә вафат була. Әнисенә, минем әбиемә мондый кайгылы хәбәр килсә дә, ул гомере буе ышанмады, улын көтте. Шытлыкта кадерләп сакланган Зәйнинең хатларын яттан белсә дә, көн саен укый, бездән укыта иде. Соңгы көннәренә кадәр Зәйнинең фотографияләрен карап, кадерле, истәлекле шәхси әйберләрен саклады, улының кайтуын көтеп яшәде”,-дип әңгәмәбезне башлады.
Хатирәләре белән уртаклашкан Тимербикә Гали кызы якын туганы җирләнгән Австрияне яшь вакытында картадан карый, ул җирлекләрдә барган бәрелешләр турында күп укый. Тимербикә Тубыл пединститутын тәмамлап рус теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче булып эшли. Бүген ул лаеклы ялда. Оныгы Зиләрәсе Төмән дәүләт университетын яхшы билгеләргә генә тәмамлап Германиядә икенче югары белем ала һәм Голландиядә эшкә урнаша, тормышка чыга. Тимербикә апа еллар узса да, әнисенең бертуганының барып каберен күреп, чәчәкләр һәм туган авылының туфрагын салып кайту турында хыяллана. Әбисенә оныгы –Зиләрәсе ерак юлга-Австриягә бару сәяхәтне оештыруда ярдәмгә килә. Элек авыл булган, хәзер Трумау шәһәрендә Бөек ватан сугышында бу җирлекләрдә барган бәрелешләрдә катнашкан-яу кырында ятып калган советлар союзы сугышчыларына куелган туганнар каберлегендәге һәйкәлне алар эзләп табалар.

Халкыбызның кылган батырлыкларын чит илдә дә хөрмәт һәм соклану белән искә алганнарын һәм якын туганым һәлак булган җирләрне күреп, һәйкәл янына туган авылыннан туфрак алып барып салып, күңелем белән тынычланып кайттым ”,-дип сүзен дәвам итте Тимербикә апа.
Яшьлегенең иң матур чагында Зәйнигә гаилә корып, якыннарын сөендереп, тормышка шатланып, балалар үстереп, оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булмаган. Аның сыман туган җирләренә әйләнеп кайта алмаган, еракларда ятып калган, типсә тимер өзәрдәй егетләребезнең, сугышчыларыбызның исемлеге зур. Мәрхүм булган батыр сугышчылар алдында без дә баш иябез. Австриядә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга, шул җирләрдә ятып калганнарның хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәл янындагы чисталык, тәртип, гаҗәпкә калдырырлык булганы турында да сөйләде Тимербикә Алимова.
Римма Умитбаева
Тубыл