“Сиңа кайчандыр ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтеп бетерү мөмкин түгел; әмма син бүтәннәргә ярдәм итә аласың!”
6 НЧЫ МАЙ көнне 18.00 сәгатьтә “Туган авылым” комплексында хәйрия концерты узачак. Әлеге чараның максаты – җитди авырулар белән авыручы, хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы нәниләргә матди ярдәм күрсәтү. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.
Концертта кемнәр катнашачак соң? Менә алар:
- җырларын сәгатьләр буе тыңларлык АЙГӨЛ БАРИЕВА;
- күпме кызның хыялында булган МӨНИР РАХМАЕВ;
- әлбәттә инде,”АЙФАРА”;
- популяр җырчы ВЕРОНИКА КУЗНЕЦОВА;
- бик күпләргә үзенең моңлы тавышы белән таныш ИЛНАР ЯЛАЛОВ;
- “Голос.Дети.” проекты финалисты САИДА МӨХӘММӘТҖАНОВА;
- йөрәкләрне эретерлек сәләткә ия”КӨМЕШ КЫЛЛАР” скрипкачылар ансамбле Һ.Б., Һ.Б.!!!
Тагын бик күп танылган җырчылар “Бала Бәхете” хәйрия концертында катнашачак!
Билет бәясе – 200 сум. Концерттан җыелган акча “Дом Роналда Макдоналда”га тапшырылачак.
Хәйрия акцияләрендә катнашып, син авыру балаларның сәламәт киләчәгенә яңа өмет чаткылары өстисең….