Мондый мөмкинлек кабат булмаска мөмкин, битараф калмыйк. Милли үсеш стратегиясе турында Арчада узган җыенда бу сүзләрне берничә кат әйттеләр. “Аны балалар, оныклар хакына дип язарга кирәк. Бу эштә һәр татар катнашырга тиеш”, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
Ике татар җыелган җирдә өченче фикер туа
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге документны, Милли Шура, татар халкы өчен закон кебек булачак, диде. Аның Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан әзерләнгән өлгесе беренче тапкыр 11 гыйнварда тәкъдим ителгән иде. Ә бу атнаның чәршәмбесендә дистәгә якын район вәкилләре аның эчтәлеге белән танышырга Арчага җыелды. Бүген мондый җыен Нурлат төбәгендә үтә. Алга таба сөйләшүләр башка районнарда һәм илнең җиде федераль округында дәвам итәчәк. Июньдә проект Изге Болгар җыенында тәкъдим ителәчәк. Документ 30 август көнне кабул ителер дип көтелә. Әлегә тәкъдимнәрне җиткерергә мөмкин.
– Мин, Милли Шура рәисе итеп билгеләнгәч үк, безгә стратегия кирәклеген әйттем. Шөкер, Татарстан Президенты үзенең Юлламасында әнә шундый бурыч куйды. Бу эш Конгресс өчен генә түгел, бөтен татар өчен кирәк. Үзебезнең планнарны, башка милләтләрнең үсеш стратегиясен карап, әлеге эшкә керештек. Җиңел түгел, – дип сөйләде Шәйхразиев. – Ике татар җыелган җирдә өч фикер туа. Шуңа күрә бер-беребезне ихтирам итеп, кимсетмичә, фикерләрне уртага салып сөйләшергә тырышабыз. Сез яздыгыз, дип түгел, без яздык, дип әйтерлек булсын. Аны һәр татар кешесе үз йөрәге аша уздырырга тиеш. Тарихны белергә кирәк, әмма гел артка гына әйләнеп карасак, алга бара алмыйбыз.
Кайда юллар, мәктәпләр, авыллар?
Стратегия турында сөйләшкәндә, шундый сораулар бирүчеләр дә еш булачак дип фаразлана. Андыйлар хәзер дә бар. “Китаплар, укытучылар, юллар һәм башка проблемалар турында сораулар бирү дөрес. Әмма без аны документка яза алмыйбыз. Шуңа күрә тормышка ашыру өчен дүрт юнәлештә “юл картасы” эшләнәчәк”, – дип аңлатты рәис. Ә дүрт юнәлеш дигәне татар халкының тормышы, мәгариф, мәдәният белән сәнгать һәм мәгълүмати мохит кебек бүлекләрне үз эченә ала.
“Юл картасы”на кергән чараларны тормышка ашыру вакыты 2020, 2030, 2050 елларга бүленгән. Татар авылларында инфраструктураны үстерү, яшьләргә ярдәм итү, юллар салу, бакчалар, башлангыч мәктәп, кибетләр, эш урыннары булдыру да күздә тотыла. Шәһәрләрдәге, читтә яшәүче төбәкләрдә татарлар белән эшләү дә карала. Тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, мәдәният, гаилә, рух, иман, бәйрәмнәр, шигърият, журналистика, тәрҗемә, татарча мультфильмнар булдыру да читтә калмаячак. Татар эшмәкәрләре белән эшләүгә дә игътибар биреләчәк. Әйтик, Сургутта яшәүче ике бертуган милләттәшебез Чирмешән районындагы туган авылларына гел ярдәм кулы сузып тора.
Авылда туган һәр балага 150 мең сум акча бирәләр, авылларын үстерүгә өлешен кертәләр. Андыйлар күп. Менә шуларны да күрсәтәсе иде. Авыллар клубларында мәдәният тормышын да гөрләтеп җибәрәсе бар әле. Кыскасы, олысына да, кечесенә дә, барлык өлкәләргә дә кагыла торган документ эшләмәкчеләр.
Кем мин, татар булмагач? Стратегиянең исеме әлегә шундыйрак. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина әйтүенчә, татар үзаңын үстерү бурычы куелган. “Татар милли үзаңы – киң төшенчә. Ул телне, тарихны, мәдәниятне белүне генә үз эченә алмый. Моңа татарча тәрбия, белем бирү, мәдәният, мәгълүмат бирү системасы, татарча яшәү рәвеше, туганлык, нәсел мөнәсәбәте, сәүдә, эш, һөнәрчелек традицияләрен, тормышка карашны белдерү дә керә. Без алга ничек барачакбыз? Әнә шуңа төпле җавап табарга кирәк”, – ди галимә.
31 процентка ни булган?
Тиешләр һәм кирәкләр турында көн саен ишетеп торабыз, анысы. Әмма бүгенге шартларда телне ничек саклап калырга соң? Татарча белмәгәннәрне туган теленә ничек өйрәтергә? Татар булып та, балаларын татарчага өйрәтмәүчеләр бар бит.
– Элек шәһәрдә яшәүче татарча белмәгәннәр балалар, оныкларын, каникулда тел өйрәнергә дип, авылга җибәрә иде. Хәзер, киресенчә, алар, авылга кайтып, әбиләрен урысча сөйләшергә өйрәтеп китә. Элеккеге система бүген эшләми, – ди Васил әфәнде. – Гаиләдә татарча аралашу булмаса, бакчага биреп кенә баладан татар ясап булмый. Гаилә күпме генә тырышса да, бакча, мәктәптә өйрәтмәсәләр, ерак китеп булмый. Уртак тырышлык кирәк.
Татар балалары бакчалары, гимназия, лицейлар санын арттыру күздә тотыла. “Әгәр әти-әнинең теләге булса, арттырып була. Катнаш гаиләләрдә, татар телен сайларгамы-юкмы, дип аптырап утыралар. Ике татар шәһәргә килеп, урысча сөйләшә башлый. Проблемалар шуннан башлана. 69 процент татар гаиләсе балаларын мәктәптә татарча укытырга дип гариза язды, ә 31 проценты язмады, – диде Шәйхразиев туган телне укыту вәзгыятен искә алып. – Татар бакчасында татарча мохит булса, ул татар бакчасы дип санала. Әгәр инде бөтенесендә татарча түгел икән, үзебезне алдамыйк”.
Җыелышта милли кадрларны максатчан әзерләү турында да сүз булды. Вузларда, һөнәри уку йортларында татар төркемнәре, татар университеты ачу турында сөйләштеләр. “Милли мәгариф юнәлешендә бүген 75 студент белем ала. Әмма аккредитация булмыйча, авыз тутырып, уку йорты ачтык дип әйтә алмыйбыз”, – диде вице-премьер милли вуз мәсьәләсендә.
Милләттәшләребезгә туган телнең мөһимлеген аңлатасы бар әле. “Ноябрь аенда узган җыенда бер милләттәшебез татарча сәламләде дә, башкалар аңламас дип, урысчага күчәм, ди. Шулвакыт Президент, татарча сөйлә, аңлыйлар, ди. Ык-мык килде, әмма татарча сөйли алмады. Кеше берничә чит тел белгән саен зыялырак булачак”, – диде Милли Шура рәисе.
– Стратегик документ кабул итү өмет уята. Без җаваплы чорда яшибез. Иң авыр вакытта татар мохитен саклап калу турында уйланабыз. Татар халкының үсеш юлларын билгеләгән документны яза башлау татарның милләт булып өлгергәнлеген белдерә, – диде эшче төркем әгъзасы, галим Искәндәр Гыйләҗев. – Татар тарихында төрле вакытлар булган. Әмма татар беркайчан да үзенең кем булуын онытмаган. Нинди генә шартларда яшәсә дә, үзен саклау, авыр вәзгыятьтән чыгу юлларын эзләгән. Халкыбызның тарихи тәҗрибәсен истә тотарга, аннан гыйбрәт алырга кирәк”.