ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәт ветеранын хөрмәтләделәр
Хезмәт ветеранын хөрмәтләделәр

Хезмәт ветеранын хөрмәтләделәр

Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Надирә Хасәнҗан кызы Вахитова шушы көннәрдә генә 95 яшьлек олуг юбилеен каршылады.

Ульяновск шәһәре башлыгы урынбасары – Засвияжье район хакимияте башлыгы Ринат Садыйков бөтен гомерен намуслы, фидакарь хезмәткә багышлаган Надирә Вахитованы юбилее уңаеннан тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

“Озак еллар дәвамында Ульяновск өлкәсе хакына тырышып, намус белән хезмәт итүегез өчен рәхмәт! Сезгә ихлас күңелдән нык исәнлек, күңел көрлеге, озын гомер, җан тынычлыгы, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәргә насыйп итүен телим. Олы юбилей – әһәмиятле, мөһим вакыйга. Өлкән буын безнең өчен үрнәк, өлге булып тора”,- диде район җитәкчесе.

Надирә Хасәнҗан кызы Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә. Гаиләдә иң өлкән бала буларак, ул кече яшьтән үк әти-әнисенең кул арасына кереп, өй һәм йорт эшләрен башкарырга ярдәм итә. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозның ындыр табагында эшли, энеләрен һәм сеңелләрен тәрбияләргә булыша.

“Без үскәндә тормыш бик тә авыр иде шул. Аллаһыга шөкер, барлык кыенлыклар һәм сынаулар артта калды. Бүгенге көнгә шатланам һәм шөкрана кылам – ашарга һәм кияргә ни телисең, шул бар бит. Балаларым белән оныкларым – олы сөенечләрем, бик әйбәтләр. Яшьләр хәзерге рәхәт тормышның кадерен белсеннәр иде.

Бала-оныкларым юбилеем уңаеннан миңа зур бүләк ясадылар – мәҗлес үткәреп, барлык туганнарым белән дә күрештерделәр. Мине сагынып килүләре өчен аларга зур рәхмәт!

Мине якын күреп, хөрмәтләп, бүләкләр күтәреп килүе өчен үзебезнең Засвияжье район администрациясе башлыгы Ринат Рөстәм улы Садыйков та олы рәхмәт сүзләремне кабул итеп алсын иде. Аңа җаваплы эшендә зурдан-зур уңышлар насыйп итсен”,- ди Хезмәт ветераны Надирә Вахитова.

Надирә Хасәнҗан кызы – “Өмет”нең тугрылыклы укучысы. Ул озак еллардан бирле газетаны өенә яздырып ала. Күзләрем начаррак күрсә дә, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм, елап та алам, көлеп тә куям, шундый бай эчтәлекле газета чыгаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, ди Надирә апа.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*