Хезмәт ветераны, социалистик ярышларда уңышларга ирешкәне өчен СССР Югары советы Президиумы Указы белән «III дәрәҗә Хезмәт даны ордены», «Бөек Җиңүнең 20 еллыгына» юбилей медале, Совет армиясендә хезмәт иткәнендә гвардия билгесе, «В.И.Ленинның тууына 100 тулу уңаеннан» медаль белән бүләкләнгән Якуб Зөбәеров Тубыл районы, Тубылтора авылында туа. Балачак һәм яшьлек еллары үткән туган авылында ул бүген дә гомер итә. Әтисе Әбдерахман Вәкил улы Бөек Ватан сугышында катнаша, әнисе Питукә Зөбәер кызы авыл фермасында сыер савучы булып эшли. Сугыштан соңгы авыр елларда гаиләдә ике ул үсә. Якуб кече яшеннән әнисенә йорт эшләрендә ярдәм итә. Авыл мәктәбен тәмамлап, 15 яшеннән колхозда төрле эшләр башкаручы булып эшкә урнаша. Яшүсмер вакытыннан эшли башлаган Якуб Әбдерахман улы нинди генә эшне башкарса да үз хезмәтенә бик җаваплы карый. Авылдашлары арасында, үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклелеге, игелеклелеге белән аерылып тора. Ул елларны бөтен эшләр кул белән эшләнә. куб Әбдерахман улы 18 яшендә Советлар армиясенә хезмәткә алына. Воронеж өлкәсендә, аннары Белорусиядә Минск шәһәрендә хезмәт итә. Полк командирын машинада йөртә. Үзе дә аннары командир булып хезмәтен дәвам итеп 1967 нче елны туган ягына кайта.
Хезмәткә өйрәнеп үскән, армиядән ныгып кайткан Якуб Зөбәеров «Светлый путь» колхозына машина йөртүче булып урнаша. Сугыштан соңгы авыр елларда хезмәт һәм тормыш юлын лаеклы узган Якуб абый Сөбәйдә Нәсыйбулла кызы белән гаилә кора. Сөбәйдә апа да тырышлыгы, уңганлыгы, матурлыгы белән егетнең мәхәббәтен яулый. Тормыш сукмагыннан алар 55 ел атлыйлар. Сөбәйдә Нәсыйбулла кызы балалар бакчасында тәрбияче булып лаеклы ялга чыкканга кадәрле хезмәт итә. Үз гомерләрендә Зөбәеровлар гаиләсе йорт төзиләр, хайван асрыйлар, күп итеп бакча утырталар. Аларның 3 кызлары да горурланып сөйләрлек. Әти-әниләре кызларына яхшы тәрбия, белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Ике кызлары Тубыл пединститутын тәмамлыйлар. Римма – эчке эшләр министрлыгы, Риталары юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре булып эшли, кече кызлары Мәрьям медицина юнәлешендә хезмәт итә.
80 яшендәге Якуб абый дәвамчылары – кызлары, оныклары, оныкчыклары белән горурлана. Алар әти- бабаларының килеп хәлен белешеп торалар. Кызганычка, 1990 нчы елны кече бертуганы Зиннур фаҗигале рәвештә дөньядан китә. 2023 нче елны тормыш иптәше Сөбәйдәсен соңгы юлга озата ул. Авыр елларга туры килгән балачагы аны көчле булырга, тормыш сикәлтәләренә бирешмичә яшәргә өйрәтә. Тормыш һәм хезмәт елларын данлыклы, хөрмәткә лаек узган авыл хезмәтчәне Якуб Әбдерахман улы бүгенге көн белән канәгать булып туган авылында гомер итә. Хезмәт еллары, тормыш юлы катлаулы булса да, матур тарих итеп ул узган гомерен искә ала. Илебез халкына тыныч тормыш, иминлек сорап яши.
Римма Умитбаева
Чыганак: “Яңарыш” газетасы