tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Тубыл районы Маслау авылында яшәүче Фәүсия Шакир кызы Мәмәтова Төмән өлкә Думасы рәисе Фоат Сәйфетдиновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләү чарасы Тубыл район хакимиятендә узды. Тубыл районы иҗтимагый ветераннар оешмасы әгъзасы күпьеллык намуслы хезмәте, иҗтимагый эшендә ирешкән уңышлары өчен югары бүләккә ия булды. Ул авыл поселениесендә сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тыл ветераннарына игътибарлы, аларны бәйрәмнәр белән котлый, өйләренә бара, хәлләрен белергә вакыт таба. Иҗади номерлар башкарып, бүләкләр тапшырып якташларының күңелләрен күрә. Актив, ярдәмчел ханым авылдагы хәйриячеләрнең берсе дә. Аның фидакарь хезмәте, күңел юмартлыгы, ярдәмчеллеге башкаларга үрнәк итеп сөйләрлек. Махсус хәбри операциядә булган егетләребезгә кече Ватаннарыннан күчтәнәчләр җыюда актив катнаша, үзе дә ярдәм итә. Берничә ел тынгысыз җанлы Фәүсия ханым ярдәмчеләре белән күрше Санникау, Өстамак авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарын, ветеран укытучыларны бәйрәмнәр белән котлый. Район һәм Тубыл шәһәрендә үткән патриотик акцияләрдә актив катнаша. Фәүсия Мәмәтова: ”Район һәм өлкә күләмендә үткәрелгән чараларда катнашканда горурлык хисләрен кичерәм, мәшәкатьләр, кайгылар бер мизгелгә булса да онытылып тора. Безнең һәрберебезнең югары хисләр кичерә торган илебез, кече Ватаныбыз бар. Патриотлык, горурлык, соклану хисләр кичереп, шатланып, кайгы күрми яшәргә язсын һәр кешегә. Рәхмәт хатына лаеклы булганыма шатмын. Минем хезмәтемне, тырышлыгымны, нәтиҗәле эшләребезне күргән хакимият вәкилләренә җылы теләкләремне юллыйм. Янәшәмдә булган якыннарыма, тормыш иптәшемә, кызыма, якташларыма, укытучыларыма булган рәхмәтем, хөрмәтем чиксез”,-диде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән якташыбызның уңышлары дәвамлы булсын.

                                                         Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*