tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшебез, шагыйрь Булат Ибраһимов М.Җәлил премиясенә лаек булды. Котлыйбыз!
Хезмәттәшебез, шагыйрь Булат Ибраһимов М.Җәлил премиясенә лаек булды. Котлыйбыз!

Хезмәттәшебез, шагыйрь Булат Ибраһимов М.Җәлил премиясенә лаек булды. Котлыйбыз!

Кичә Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде. Муса Җәлил премиясенә яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән өчен хезмәттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат сәркатибе, танылган шагыйрь Булат Ибраһимов лаек булды. Ул Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, 3 китап авторы.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Булатны зур исемгә лаек булуы белән котлыйбыз.

Булат! Киләчәктә дә халкыбызны-яңа шигырьләрең белән сөендереп торырга язсын. Иҗат чишмәләрең һәрвакытта ургылып аксын. Каләмең үткен, фикерең төпле булсын. Сәламәтлек, гаилә иминлеге сиңа.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*