Бүген, 18 февраль көнне, ХХVI Федераль Сабантуйны уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы үтте.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко, Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, оештыру комитеты рәисе урынбасары Егор Горбатенко һәм башкалар катнашты.
Губернатор Виталий Хоценко утырышны алып бару барышында Омск өлкәсендә 30 меңнән артык татарның 50 дән артык авылда яшәвен ассызыклады, Иртыш буе Сабан туе турында искә төшерде. Бәйрәмнәр вакытында гына түгел, кайгы килгәндә дә бергә булулары өчен Татарстанга, Татарстан Рәисенә, Милли Шура рәисенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук Губернатор 2026 елда ХХVI Федераль Сабантуйның Омск шәһәрендә узачагын хәбәр итте.
-Омск шәһәре киләсе елда Россиянең мәдәни башкаласы, ә Казан – Ислам дөньясының башкаласы булачак, – диде ул.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев шулай ук катнашучыларны сәламләде. Ул узган елгы су басу фаҗигасе, Иртыш буе Сабан туе турында сөйләде һәм Губернатордан Сабантуйны оештыру комитетын җитәкләвен сорады.
Биредә шулай ук Омск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Иван Колесников, Омск өлкәсенең “Себер” Төбәкара Милли мәдәни-спорт берләшмәсе бюджет мәдәният учреждениесе директоры Наталья Степанова, Омск өлкәсенең “Мәдәният” Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Радик Миңнеханов чыгыш ясады. Алар ХХVI Федераль Сабантуйны уздыруда мөһим мәсьәләләргә тукталдылар.