Татар Кумбашы оста куллыларга бай авыл. Менә шул осталарның берсе Багдан Габделбәр улы Муллагалиев. Мине аның безнең җирлектә гадәти булмаган эш белән шөгыльләнүе җәлеп итте.
Багдан ага Калифорния суалчаннары үрчетә. Калифорния суалчаны – безнең җирдә яши торган табигый суалчанның гибриды. Ул Калифорния университетының селекция эше нәтиҗәсе. Алар җирдәге гади суалчаннарга караганда, нечкәрәк, кызу кыймылдыйлар, озынлыклары 10-12 сантиметрга кадәр җитә. Бу суалчаннар органик калдыкларны компостка (черемәгә) әверелдерә. Тукландыру матдәләргә бай булган мондый компостны үсемлекләр үстерү өчен җиргә ашлама итеп кертәләр. Балыкчылар суалчанны балык тоту өчен дә кулланалар.
– Юлда машинада барганда, радиодан Уржум районында шушы суалчаннар белән шөгыльләнүче турында сөйләгәннәрен ишеттем. Тиздән Уржум районына барырга җай чыкты. Мин теге суалчаннар үрчетүче кешене эзләп таптым. Каралтылар артында бакчада яртышар метр тирәсе калынлыкта тирес өйгән озын-озын ун түтәл тезелеп ята. Барысында да шул суалчаннар тиресне эшкәртәләр. Шул хуҗалыктан калифорния суалчаннарын мин дә сатып алдым, – дип Багдан ага бу эшкә ничек тотынганын сөйләп бирде.
Хикмәтле суалчаннарны үз күзебез белән күрәсе килә бит. Хуҗа кеше лапас-куралар аша арт яктагы бакчасына алып чыкты. Элек анда күпләп бәрәңге утыр- тылган булса, хәзер аңа урын әз бирелгән, бакчаның яртысында күпереп люцерна үсеп утыра.
Шушында ук җиләк-җимеш, яшелчә урыны, умарталы, ә аерым киртә эчендә тиресле түтәлләр тезелеп тора.
Багдан абый бер түтәлен казып та күрсәтте, анда суалчаннар кырмыскалар кебек мәш килә.
– Алар күбрәк мөгезле эре терлек тиресен яраталар, минем монда тананыкы белән ат тиресе катыш. Бу суалчаннар тиресне биогумус итеп эшкәртәләр. Мин үзебезнең тиресне эшкәртер өчен бу суалчаннарны алдым. Яңа тиресне 50 сантиметр чамасы биеклектәге түтәлләр ясап өяргә кирәк. Шул түтәлләр өстенә тирес кипмәсенгә салам җәясе. Түтәлләр гел дымлы булып торсын өчен су да сипкәләргә кирәк. Шул түтәлләрне суалчаннар бер ел эшкәртә. Әзер булгач, түтәл өстендәге саламны алам да, эшкәртелгән тиресне бакчага таратам. Аннан инде бернинди дә ис килми. Яшелчә бакчасына да, җиләк-җимеш агачлары төбенә дә салабыз. Суалчаннар эшкәртән тиресне кибеткә сатарга да куярга була. Ул чакта тиресне, бу биогумус дип атала, иләк аша үткәрергә кирәк. Файдасы ягыннан биогумус торфка караганда күпкә өстенрәк, – диде Багдан ага.
– Менделеев таблицасындагы бөтен элементлар да бар анда, – дип Багдан аганың тормыш иптәше Гөлфинур ханым да кушылды.
– Бер түтәлне эшкәртеп бетергәч, суалчаннарга анда тукланыр әйбер калмый, азык эзләп үзләре яңа тирес түтәленә күчәләр. Көзгә таба суалчаннар түтәлнең астына төшәләр. Гадәттә минем түтәлләр биегрәк була, өстән эшкәртелгән тиресне алам да, аста суалчаннар күренә башлагач, калганына тимим, яңа тирес өям. Суалчаннар шунда кышлыйлар. (Автордан: википедиядә язылганча, температура нульдән түбән булса, һәм утыз градустан югары булса, суалчаннар үләләр. Димәк температура режимын да тотарга кирәк). Яз көне тагын шул түтәлдәге тиресне эшкәртә башлыйлар, – дип сүзен дәвам итте Багдан ага.
Аграр кагыйдәләр буенча яшелчә бакчаларына яңа тиресне таратырга кушылмый.
– Элек абзардан чыгарган тиресне бакча башына өеп бер ел чертә идек, мәшәкатьле иде. Суалчаннар алгач, тирес эше җиңеләйде. Бакчада чүп үләне дә күпкә әзәйде, – дип өстәде әңгәмәдәшем.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтем бар. Багдан Габделбәр улы үзе шофер, бакчачы, умартачы да, калайдан бизәкләп тәрәзә чарлаклары да ясый. Инде лаеклы ялда булса да, үзенә эш табып кына тора.
Багдан абыйның туган төбәге – Көлмез районындагы Яңа Тормыш (Новая Жизнь) авылы. Бу авылга заманында Татар Кумбашы кешеләре нигез салган. Күрше авыл – Волга кызы Гөлфинурга өйләнеп, яшьлек еллары Яңа Тормышта үтә. Татар Кумбашына күчеп килгәннәренә 20 еллап. Әби-бабайлар моннан булгач, монда үзебезнең авылга кайткан кебек килеп кердек, диләр алар.
Җитез, уңган-булган Гөлфинур ханым Яңа Тормыш авылында торганда мәдәният йорты мөдире була, авылның мәдәни тормышын алып бара. Зоотехник белгечлекле ханым Татар Кумбашында яши башлагач, күмәк хуҗалыкта сыерларны махсус орлыкландыру эшен башкарган.
Муллагалиевлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Фидалия белән Әлфия тормышка чыгып, шәһәрдә төпләнгәннәр.
Авылда яшәүче әби белән бабайның көннәре эш белән үтә, ашлары да мулдан. Йорт җирләре төзек, матур. Әби белән бабай кунакка оныклар кайта диеп, сөенеп көтеп торалар.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.