Ниһаять, “Һиҗрәт” китабы Себергә дә барып җитте – аның авторы язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова бу көннәрдә Омск өлкәсендә шушы әсәре буенча очрашулар уздырып кайтты.
“Һиҗрәт” романы – моннан бер гасыр элек дин-ислам хакына Себердән Төркиягә күчеп киткән татарлар турында, һәм бүгенге көндә дә Омск өлкәсендә аларның биредә калган нәсел дәвамчылары яши. Фәүзия Бәйрәмова беренче булып бу әсәрен Төркиянең Бөгередәлек авылында яшәүче себер татарларына тәкъдим иткән иде, аннан соң Чаллы 
12 ноябрь көнне Омск шәһәренең Үзәк китапханәсендә язучы белән очрашырга халык зал тулып килде, тирә-юньдәге татар авылларыннан, күрше Төмән өлкәсеннән дә себер татарлары килгән иде. Бу очрашуны Омск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе уздырды, моның өчен мөхтәриятнең рәисе Тамир әфәнде Алимбаевка халык зур рәхмәтләрен әйтте. Шулай ук шәһәр мөхтәрияте активистлары Фагыйлә Чумарова, Розалия Сайганова, Диана Единякова да Фәүзия Бәйрәмованың Себергә сәфәрен югары дәрәҗәдә оештыруда зур ярдәм иттеләр. Фәүзия Бәйрәмова халыкка “Һиҗрәт” әсәренең язылу тарихын сөйләде, йөзләгән татарның, туган якларын мәңгегә калдырып, чит-ят илләргә китүләренең сәбәпләрен әйтте. Бер яктан караганда, бу хәлләр милли фаҗигагә тиң аерылу булса, икенче яктан, татарларның анда да югалып калмыйча, зур сынаулар үтеп сакланып калулары милли батырлыкка тиң. Автор үзе әсәреннән җан тетрәндергеч өзекләр укыды, алар берәүне дә битараф калдырмады. Очрашу экранда борынгы фотолар күрсәтү һәм себер татарларының бүгенге тормышларын чагылдырган күренешләр белән баетылды, милли җырлар да башкарылды. Шулай ук әсәр геройларының нәсел дәвамчылары да чыгыш ясадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.

Олы юллардан шактый еракта, урман араларында урнашкан Үләнкүл авылы – зур тарихлы һәм мәдәниятле авыл, анда бүген дә меңнән артык кеше яши, халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, аерым фермерлар, сунарчы-аучылар, балыкчылар да бар. Тирә-юньдәге дүрт татар авылын берләштергән җирле үзидарә башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшинаның иң зур борчуы – Үләнкүлгә яхшы юл булмау, ул бу хакта хәтта Казан мөнбәрләреннән дә өзгәләнеп сөйләгән иде. Бу төбәктәге бердәнбер зур, милли татар авылына бөтен яктан ярдәм итү – ул барыбызның да эше, моннан Татарстан Республикасы да читтә калмас, дип ышанасы килә.
Юл һәм табигый газ булмауга карамастан, авыл халкы бик тырышып тормыш алып бара. Биредә мәчет тә бар, халык “Наза” ансамбле һәм балаларның “Гөлләр” милли ансамбле Казаннан беренче урыннарны алып кайталар, “Татар үзәге”, “Ак калфак” оешмалары эшләр тора. Фәүзия Бәйрәмова белән очрашуда бу оешмалар барысы да зур ярдәм иттеләр, кичә себер татарларының борынгы җырлары һәм бәет-мөнәҗәтләре белән аралашып барды, шулай ук балалар да милли киемнәрдән чыгыш ясадылар. Язучы белән Үләнкүлдә бу онытылмас очрашуларны оештыруда Ләйлә ханым Мөхәммәтшинаның роле зур булды, халык аңа рәхмәтләрен әйтте. Икенче көнне Фәүзия Бәйрәмова Үләнкүл мәчетендә дә булды, имам Фәгыйль хәзрәт Кулбагин белән очрашты, авылда дин-исламның торышы белән танышты.

15 ноябрь көнне Фәүзия Бәйрәмова Омск шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкилләре 
Әйе, Фәүзия Бәйрәмованың китабында әйтелгәнчә, татарлар бүген мәңгелек һиҗрәттә, күчештә… Бу күчеш милләт файдасына булсын иде, замананың бу авыр сынауларын без, Төркиягә һиҗрәт кылган себер татарлары кебек, динебезне һәм телебезне югалтмыйча үтә алсак иде…
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге






