Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ханты-Мансийск автономияле округында. Биредә ул ХМАО-Югра Губернаторы Руслан Кухарук белән очрашты.
Очрашуда ике мәсьәлә уртага куелды: Урал Федераль округы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре җыенын төбәктә үткәрү, III Халыкара Иртыш Сабан туен киләсе елда ХМАО-ЮГРАда уздыру мәсьәләләре каралды.
Ике чара да Губернатордан хуплау тапты. Рәсми вәкилләр белән киңәшләшкәннән соң Урал ФО татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре җыенын Ханты-Мансийск шәһәрендә, III Халыкара Иртыш Сабан туен Сургут шәһәрендә үткәрергә карар кылынды.