tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиләк-җимеш үстерү остасы
Җиләк-җимеш үстерү остасы

Җиләк-җимеш үстерү остасы

Россия – күп милләтле дәүләт. Без, татарлар, илебезнең кайсы гына
почмагында торсак та, хезмәт сөючәнлек белән алдырабыз, шөгыль табып
башкаларга үрнәк булып яшибез. Йорт, каралты-кура ныклыгы, табыннарыбыз
байлыгы – дәүләтебезгә терәк, аның какшамас нигезе. Россия татарлары
сибелеп яши, әмма аның кече Ватаны бар – Татарстан. Татарстанның безгә
терәлеп торган күрше районы – Балтач. Юлыбыз бүген шул якка.

Бакча җимешләренең иң иртә өлгерә торганнарының берсе – бакча җир
җиләге. Без үзебез аны теплица утырттык, кыш шунда чыга да, көннәр җылыну белән тернәкләнә, майның егермеләрендә җиләге пешеп тә җитә.
Теплицада санаулы гына төп үсә, бакчада килеш иртә өлгерә торган сорт кирәк дигән фикергә килдек. Фикер ул бит очырткан кош кебек,тиз ара үзенә җим табып та алды. Интернет челтәре Киров өлкәсе Нократ Аланы авыл хуҗалыгы базары группасы Балтачта бакча җир җиләге үсентесен үзе үрчетеп сатучы бар икәнлеген күрсәтте. Базарда читтән килүчеләр дә сата аны, тик читтән килгәннәрдән үсентеләр алып авыз пешкән бер генә булмады инде дип, игълан бирүче Ренат Гафиуллин белән элемтәгә керергә булдым.

Ни гаҗәп, ул бик тиз җавап бирде генә түгел, бар сорауларыма иренмичә
бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып, җавап бирә торган кеше булып чыкты. Үз
питомнигы бар икән һәм бездән ерак түгел, Балтачның үзендә. Карантин
сәбәпле анда тиз генә барып җитә алмадык, башта үтәр әле дип көттек,
әмма бу чир үтә торган булмады һәм без җыенып юлга чыктык.
Кеше шундый бит инде. Җиләк үсентесе сатуда юк нәрсә түгел, әмма бәяләр
аермасы да безне Балтачны сайларга этәрде. Ренат белән беренче
сөйләшкәндә үк алсак ташлама ясыйм дигән иде. Ул сөйләшүдән шактый вакыт
үтсә дә, егет сүзендә торды, алдан сөйләшенгән бәяне арттырмады. Егет
дидем, чыннан да Ренат Гафиуллин унтугыз яшьлек Казан архитектур-төзү
университеты студенты булып чыкты.

– Безнең 5 гектар пай җире бар иде, – диде аның әнисе Регина ханым,
безне каршыларга ул да килгән иде, әлбәттә, аның белән әңгәмә корып
алырга да өлгердем. – Сатып җибәрергә дә булыр иде, ирем Раиф белән, өч
егетебез үсеп килә, алга таба дөньялар ничек төрләнәсен белеп булмый,
шөгыльләре булыр, бакча җиләге үстереп карыйк әле дигән фикергә килдек.
Раиф белеме буенча агроном, җир эше ят түгел. Интернет аша башкалар
тәҗрибәсен караштырдык да, улыбыз Ренат бу эшкә тотынды. Энекәшләре
Булат белән Мурат та булышалар.
Башта бер гектар җиргә җиләк утыртыла, быел ул 3 гектар, көзгә биш
гектар итәрбез дип өметләнә Ренат. Гектар гектар җиләк басуын күргәнегез
бармы? Бакчадагы ике түтәлне карап бетереп булмый, әлбәттә, ничек
өлгерәсез дип сорамый булмады.

– Ике кеше окладта эшли, сезон вакытында кеше яллыйбыз, көннекен көнгә
түләп барырга тырышабыз, – диде ул.
– Җиләк тиз бозыла, кайларга җибәрәсез?
– Җибәреп өлгермибез, балтачлылар алып бетерә, әле җитми дә. Быел инде,
безне онытма дип, чиратка языла башладылар, – диде Ренат елмаеп.
Мин җиләк үсентесе алыр-га килгән кеше бит, үсентеләр янына килик. Алар
зур гына бер теплицада икән, һәрбер сорт янына исеме язылып куелган.
Сортлар күплегеннән баш әйләнеп китте дияргә була, андые да кирәк,
мондые да кирәк, аласы килә. Бөтенесен алып бетереп булмый, үзеңне чикли
белергә кирәк дип, алдан сөйләшенгән иртә өлгерә торган сортка гына
тукталырга булдым. Иң кулае дип Хоней исемлесе тәкъдим ителде. Хоней
1979 елда АКШта сорт буларак чыгарыла. Кырык ел дигән сүз! Бүген дә сорт
буларак актуаль икән, димәк, үзен аклаган. Россия дәүләт реестрына 2013
елда кертелә.

Ренат танылган сортлар белән эшләргә тырыша. Гектар-гектар җиләк
утыртканда, әлбәттә, бу мөһим. Шулай ук, аны үстерү технологиясен төгәл
үтәү мәҗбүри. Чиксез озын җиләк түтәлләре агротукыма астында, тамчылап
сугару системасы куелган.
Хуҗалыкны карап йөргәндә күз теплицадагы башка үсентеләргә дә төште бит.
– Болары нәрсә?
– Кура. Алга таба җиләк- җимеш куаклары, агачлары үрчетергә дә ният бар.
Әлбәттә, Хоней янына машинага Гусар һәм Пингвин дигән куралар да менеп
утырды. Ренат, яшь булса да, сата белә. Ул бер генә әйберен дә үтереп
мактамады, бары тик бар сорауларга, ә алар бик күп иде, җентекләп җавап
биреп барды. Кеше белән аралаша белү сату эшендә бик мөһим. Интернетта
мәгълүмат булганлыктан, аңа әллә кайлардан да үсенте сорап язалар. Заказ
зурмы, юкмы, берсен дә кире какмый.
– Әле беркөн бары тик биш үсентене почта аша җибәрү өчен төреп ята иде,
–диде әнисе.
Ренат Гафиуллинның җиләк үсентеләре Нократ Аланы базарында да бар, әмма
үзең барып күреп алып кайту минем өчен мөһим иде. Күрше Балтач кешеләре
өчен сөендек, Татарстаныбыз белән горурландык!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотолары.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*