Татарстан Республикасының Югары уку йортларында белем алу өчен анкета-гаризаларны кабул итүнең бүген соңгы көне. Бөтендөнья татар конгрессының регионнардагы бүлекчәләре һәм Татар региональ милли-мәдәни автономия советлары тарафыннан җибәрелгән гаризалардан төзелгән гомуми исемлек иртәгә рәсми сайтыбызда эленәчәк.