tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур ТВ”ны Россиянең 14 төбәгендә 2 миллион гаилә карый
“Хозур ТВ”ны Россиянең 14 төбәгендә 2 миллион гаилә карый

“Хозур ТВ”ны Россиянең 14 төбәгендә 2 миллион гаилә карый

2024нче елда Нәзарәтнең 6 мөселман медиапроекты – “Хозур ТВ” телеканалы, “Islam-Today” интернет-порталы, “Азан” радиосы, “Дин вә мәгыйшәт” һәм “Умма” газеталары, “Шура» альманахы һ.б. үз эшчәнлекләрен уңышлы дәвам итте.

Әйтик, 2024нче елда “Хозур ТВ” федераль мөселман телеканалы Россиянең тагын алты төбәгенә чыкты: Амур өлкәсе, Саратов өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Самара өлкәсе, Воронеж шәһәре һәм Удмуртия Республикасы. Телеканал хәзерге вакытта Россиядә тәүлек дәвамында рус һәм татар телләрендә мөселман телевидениесе тапшыруларын җиткерүче беренче һәм бердәнбер телеканал булып тора.

Ул Россиянең 14 төбәгендә кабель һәм IP челтәрләр аша трансляцияләнә, шул исәптән каналны миллионнан артык халкы булган 6 шәһәрдә карап була: Уфа, Түбән Новгород, Казан, Самара, Волгоград һәм Воронеж. 2024нче ел ахырына Россиядә кабельле һәм IP челтәрләр аша телеканал тапшыруларын зәңгәр экраннарда күрү бәхетенә ирешкән гаиләләрнең саны 2 миллионга җитте.

Һәр ай саен телеканал редакциясе Россиядә традицион ислам тарихына, дини кануннарга, гамәл-гыйбадәтләрне үтәү тәртипләренә, гореф-гадәтләргә багышланган 25-40 сәгатьлек күләмдә яңа телевизион тапшырулар өстендә эшли. Шулай ук бу тапшыруларда экстремизм күренешләрен булдырмый калуга бәйле мәсьәләләр яктыртыла.

2024нче елда “Хозур ТВ” рәсми Youtube-каналында язылучылар саны 1,24 миллион кешегә җитте. YouTube сервисындагы контентны караучыларның гомуми саны 210 миллионнан артып китә.

“Хозур ТВ” тапшыруларын кабельле телевидение аша, huzurtv.ru сайтында (веб-сайттагы уникаль кулланучылар саны елына 2 миллионга җитә), шулай ук App Store һәм Google Play-да бушлай мобиль кушымтаны йөкләп карарга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Хозур ТВ” каналы limehd.tv онлайн-агрегатор платформасында төбәкләрдәге иң яхшы телеканаллар арасында лаеклы 25леккә кертелгән.

Ислам-Тудей – Россия һәм БДБ илләрендә зур популярлыкка ирешкән Ислам порталларының берсе. 2024нче елда әлеге ресурс 18,3 млн укучының игътибарын җәлеп итте. Мәгълүмати материаллардан тыш, порталда радикаль дини агымнар һәм төркемнәрнең зыяны турында мәкаләләр дөнья күрә.

Татар телендә тапшырулар җиткерүче “Азан” интернет-радиосының айлык аудиториясе узган елны 25 000 тыңлаучыга кадәр җитте.

2024нче елда “Дин вә мәгыйшәт” газетасының гомуми тиражы – 36 000 данәне, “Умма” газетасыныкы – 60 000 данәне, ә квартал саен чыга торган “Шура” журналыныкы – 8000 данәне тәшкил итте. “Дин вә мәгыйшәт” һәм “Умма” газеталары Татарстан, Россия һәм дөньякүләм дини, социаль һәм иҗтимагый вакыйгаларын Ислам күзлегеннән чыгып яктырта. Имамнарның өстәл журналы булган “Шура” альманахы (ул Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә чыга) даими рәвештә республиканың 1600 мәчетенә бушлай җиткерелә.

“Хозур” нәшрият йорты карамагында социаль челтәрләрдә берничә дистә канал, төркем һәм берләшмә булдырылган. 2024нче ел ахырына әлеге платформаларда язылучыларның гомуми саны 2 миллион кешегә җитте. Иң күп язылучылар түбәндәге платформаларда тупланган: ВКонтакте-да – 415 105, Одноклассники-да – 115 563, Telegram-да – 17 801, YouTube-та – 1 349 780. Моннан тыш, Рутуб һәм Дзен платформаларында актив эш алып барыла.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*