tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуҗаның уңганлыгы капкасыннан күренә
Хуҗаның уңганлыгы капкасыннан күренә

Хуҗаның уңганлыгы капкасыннан күренә

«Яңарыш» газетасының узган санында Сюмси районы Кильмезь авылына сәфәр кылуыбыз турында язган идек. Түбәндәге язмам анда гомер итүче үрнәк гаиләләрнең берсе – Хәбибуллиннар турында.

Авылда сыерлар да юк

Туган авылына, җиргә тугры булып, шәһәргә китмичә туган нигез­ләрендә яшәүче гаиләләргә без сокланып карыйбыз. Тик алар алдында сынаулар да җитәрлек. Шуларның көнүзәк мәсьәләләрдән саналганы – эш белән тәэмин ителеш. Авыл җирендә гаиләңне тәэмин итәрлек эшкә урнашу яки шөгыль булдырудан да мөһиме юк. Сюмси районы Кильмезь авылы халкы да, ничек булдыра ала, шулай итеп, ел дәвамында акча эшләргә тырыша. Каен җиләге, җир җиләге, караҗиләк, нарат җиләге, мүк җиләге җыеп сата. Аларны һәм да­ру үләннәрен тапшыру өчен авылда «Витамикс» дип аталган җыю пункты да эшләп килә икән.
Шушы авылда яшәүче мәктәп укытучысы Фәимә Әүхәдиева сөй­ләве буенча, авылда мал тотып көн күрүчеләр бик аз. «Авыл буенча 10 лап сыер бармы икән?! Кильмезьдә көтү дә йөрми, маллар үз иркендә болында йөри», — ди ул.
Кильмезь урамыннан узган чакта «Татарин» дип аталган кибетне күреп: «Хуҗасы чын татардыр инде», — дип кызыксындык. Фәимә апа: «Авылдагы кибетләрнең берсен Рәфис исемле татар кешесе тоткач, авыл халкы үзара «магазин татарина», дип сөйләшә башлады, шуннан соң хуҗасы үзе дә кибетен «Татарин» дип атады», — дип аңлатты.

Әтисенең горурлыгы

Фәимә апа безне тагын бер уңган гаилә белән таныштырырга теләвен әйтте. Ул Рифат Хәбибуллиннар гаиләсе иде. Рифат Гайфетдин улы да үзенчәлекле шөгыль, үзләрен матди яктан тәэмин итү ысулы тапкан. Эшкуарлык дип кенә әйтү аз булыр төсле, үзенә күрә иҗат та аның эше. Менә ул яшәгән йортка юнәләбез. Рифат Хәбибуллин яшәгән йорт хуҗасының ни белән шөгыльләнүе ерактан ук күренеп тора. Калайны кисеп, челтәрләп-челтәрләп ясалган бизәкле капкалар, коймалар, тәрәзә йөзлекләре биредә оста куллы татарлар яшәгәне турында сөйли.
Безне капка төбендә үк якты йөз белән йортның иң өлкән хуҗасы Гайфетдин Хәбибуллин каршы алды. Аннары оныгы Илнур да йөгереп чыкты. «Сезне шушы күзнең явын алырлык бизәкле капкалар янында фотосурәткә төшерүдән башлыйк әле танышуны», — дигәч, Гайфетдин абый кырт кисте: «Хуҗасы мин түгел бит бу эшләрнең, улым Рифат, аны төшерергә кирәк!». Бу сүзләрдә улына карата хөрмәт тә, горурлык та чагыла иде. Ул арада келәт-сарайлардан эчкәрәк урнашкан остаханәсеннән Рифат абый да урамга чыкты. Без өч буын Хәбибуллиннарны фото­сурәткә төшерәбез. 80не вак­лаган ир-атның улы, буй җиткән оныгы белән янәшә басып торуын күрү нинди күңелле! Менә кайда ул буыннар бәйләнеше! Әйе, гомер буе әти-әниләре белән бергә гомер итеп, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр Рифат һәм Венера Хәбибуллиннар. Олы улларына 23 яшь, ул мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Воронеж шәһәре югары уку йортында белем ала икән. «Аллаһы боерса, бер елдан кече лейтенант званиесенә ия булачак», — ди Рифат абый.
Уртанчы уллары Илнур быел 9 нчы сыйныфка күчкән. Ул – әтисенең уң кулы. Бар эшне бергә башкаралар, әтисе үзе белгән һөнәрләрен яшьтән үк улына өйрәтә. «Тормышта бар һөнәр дә кирәк була», — ди ул. Кызлары Алия әлегә балалар бакчасына гына йөри. Ул – гаиләдә барсының да яратканы, иң назлысы. Шунысы гаҗәп: бу йортка килеп кергәч, син үзеңне Удмуртиянең рус, удмуртлар гомер иткән авылында димәссең, олысыннан кечесенә кадәр һәммәсе дә саф татарча сөйләшә биредә. Монысы да буыннар бәйләнеше хикмәте!
Капка алдында безне өч ир-ат каршы алса, эчкә узуга хатын-кызлар – Венера һәм Рузия апа йөгереп чыктылар. «Табын әзер, сез юлдан килгән кешеләр, өйгә узыгыз!» — дип, кыстый башладылар. Ә безнең иң элек Рифат абыйның тылсымлы бизәкләр ясау шөгыле белән якыннан танышасы, аны ничек үзләштерүе турында беләсе килә. Шуңа күрә Рифат Гайфетдин улыннан остаханәсен, эш алымнарын күрсәтүен сорыйбыз.

Кулыннан гөлләр тама

Нинди генә җиһазлар, станоклар юк икән анда?! Аларны Рифат абый барысын да әкренләп туплаган. Бу эш белән ул инде 8 елдан артык шөгыльләнә икән. Ә барсы да уйламаганда килеп чыга. Хәбибуллиннар гаиләсе Киров өлкәсе Новая Жизнь авылында яшәгән булалар. Ләкин авыл таркалып, кешеләр кайсы-кайда күченеп китәләр. Хәбибуллиннар киленнәренең туган ягына – шушы Кильмезь авылына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Биредә йорт сатып алып, аны төзекләндерү эшенә ябышалар. Башта ир-атлар килеп эшләп, яшәү өчен шартларны бераз җайга салгач, 2010 елның сентябрендә гаиләләре белән күчеп киләләр. Ләкин күчтең дә бетте түгел шул, хуҗалыкны әкренләп төзекләндерү эше дәвам итә. Рифат абый урман хуҗалыгында эшли. Шул вакытларда Татарстан якларында йортлар бизәү белән шөгыльләнүче Фәнзил исемле кул остасы хакында ишетә. Йорт төзекләндерү белән мәшгуль Рифат абый оста янына барып, өен бизәү өчен калайдан ясалган тәрәзә йөзлекләренә заказ бирә. Шул уңайдан останың эш тәртибе, һөнәре белән дә таныша. «Нишләп үземә дә бу эш белән шөгыльләнеп карамаска?!» — дип уйлый ул. Шундый кызыксынып китә, Фәнзилдән үзендәге кебек үк пресс ясап бирүен сорый. Казан-
да яшәүче Илшат исемле егеттән штамплар ясата. Башта ул үз өен бизи. «Беренче эш нәтиҗәләрем үземә ошагандырмы, юктырмы, әмма кешеләргә бик ошады. Авылдашлар бер-бер артлы кызыксына, заказлар бирә башлады, аннары күрше авылларга, районнарга таралды. Сарафан радиосы буенча, Киров өлкәсе, Башкортстанга да барып иреште. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, заказлар җитәрлек. Хәтта Калугага да ясап җибәрдек», — ди Рифат абый.

Республика Башлыгына рәхмәт

Баштарак көндезен урман ху­җа­лыгында эшләп, кичләрен, төн­нәрен тәрәзә йөзлекләре эшләү белән шөгыльләнгән ул. «Ләкин болай бик арыта иде. Төп эшемне ташлап, үземә генә эшли башладым. Бер ел шәхси эшмәкәр буларак эшләп тә карадым. Тик уңай яклары күп булса да, кәгазь эшләре күп, отчетлар тутырасы… Моның өчен кул остасы булу гына җитми, хисапчы һөнәрен дә белергә кирәк. Даими рәвештә хисапчы ялларга туры килә иде. Шуңа хәзер үзмәшгульлек рәвешендә эш алып барам. Республикада эшкуарларга эшләү шарт-лары тудырган өчен Александр Бречаловка рәхмәт, 2020 елда 95 мең сумлык грант отып, калай бөкләү станогы, калай кисә торган кайчы, шуруповерт һәм башка кирәк-ярак сатып алдым. Мине эш алымнарына өйрәткән осталарга –Фәнзил, Илшатка зур рәхмәтле мин. Материалларны Ижаудан үз машинам белән ташыйм, эшләгән заказларны да хуҗасына илтеп бирәбез», — ди ул.
Быел хакларның бермә-бер артуы, материалларның кыйммәтләнүе турында да әйтеп үтте оста. Нишлисең, базар икътисады шартларында яшибез, заманның бар могҗизаларына да әзер торырга туры килә.

Буыннар бәйләнеше сокланырлык

Миңа Рифат абыйның оста куллылыгы гына түгел, гаиләдәге үзара җылы мөнәсәбәт, бердәмлек тә бик ошады. Рузия апа белән Гайфетдин Хәбибуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Кече Пурга районы Миндерово авылында, уртанчысы — Ижауда, ә кече уллары Рифат, электән килгән гореф-гадәтне саклап, төп йортта әти-әниләрен тәрбияләп, үзара дус-тату булып гомер кичерәләр. «Балалары да бик тәрбияле, акыллы аларның. Хәбибуллиннар гаиләсе бар яклап үрнәк, менә шундый булырга тиеш татар гаиләләре», — ди Фәимә апа Әүхәдиева. Бу йортның хатын-кызлары турында да әйтеп үтәсем килә. Алар гаилә учагының тоткасы бит. Венера баштарак кибеттә эшләгән, хәзер балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Ә кайнанасы Рузия апа лаеклы ялда, әкрен генә үз көенә балаларына ярдәм итеп, гаилә әгъзаларын тәмле ризыклар пешереп, эштән каршы алып торучы уңган хуҗабикә ул. Рузия апа тумышы белән Әгерҗе районы Барҗы-Омга авылыннан. Әгерҗе районыннан якташы Рәмзия апа Габбасова килүен ишетү белән: «Их, туган якларымны ничек сагынганымны белсәгез иде?! Беркайчан да онытылмый икән ул туган нигез!» — дип елап та алды. Рузия апага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль биргәннәр. Әлеге медальне кулга алып, Татарстан Республикасының аны онытмавы белән чиксез горурлана ул.
Бу гаиләгә гомер иткән нигез­ләрен калдырып чит авылда яңа тормыш башлау бер дә җиңелдән булмый. Гайфетдин абый да туган авылын бик сагынып искә ала. «Анда бер-береңә кич утырырга йөрүләр бар иде, күршеләр һәрвакыт хәлләрне белешеп тора идек. Биредә юк шул андый матур гадәтләр», — ди ул юксынып. Без Рузия апа белән Гайфетдин абыйга шулай күп еллар бергә тигез яшәүләрен, гомумән, Хәбибуллиннар гаиләсенә иминлек, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар теләп саубуллаштык.

Элмира Нигъмәтҗан

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*