tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуҗайлан авылында үрнәк гаилә
Хуҗайлан авылында үрнәк гаилә

Хуҗайлан авылында үрнәк гаилә

Хуҗайлан авылында яшәүче Сания Таиб кызы һәм Миршат Мифтах улы Зәнкиевләр гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сания Таиб кызы «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Балаларына яхшы тәрбия биргәне өчен Миршат Мифтах улы губернаторның Рәхмәт хатына лаек булган. Тату, тырыш, хезмәт сөйгән, 5 бала тәрбияләп үстергән Зәнкиевләр гаиләсе шатлыклы вакыйгалары белән котлаган туганнарына, авылдашларына, авыл ветераннар советына, авыл мәктәбе укытучыларына, Маслау авылыннан килгән Фәүсия, Ибәтулла Мәмәтовларның җырлы-моңлы котлауларына, җылы теләкләр теләгән якташларына рәхмәтләрен белдерделәр.

Миршат Мифтах улы 1942 нче елда Хуҗайлан авылында туа. Ул гаиләдә бердәнбер егет була. Кече яшеннән авыл хезмәтенә өйрәтеп, тәрбияләп үстерәләр аны. Гомерлек юлдашы – Саниясенә өйләнеп, авылда яшиләр. Сания Таиб кызы 1949 нчы елда туа, аның әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны була. Сания апа шәһәр кызы булса да, авылны яратып яши. Алар дүрт кыз, бер егетнең яраткан әти-әниләре. Зөлфияләре укытучы һөнәрен сайлый. Ул Полуяново мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Тормыш иптәше Илмир белән өч егет үстерәләр. Айсылу – Абалак хастаханәсендә хезмәт итә. Аның гаиләсендә дә дүрт бала. Уллары Илмир туган авылында гаилә корып, үз көче белән йорт төзи, үз хуҗалыгында хезмәт итеп, әти-әнисенә ярдәмләшеп яши. Аларның гаиләсендә дә биш бала үсә. Кызлары Алсу – бухгалтер. Ул Түбән Варта шәһәрендә көн күрә. Аның гаиләсендә дә өч бала. Кызлары Илмира Тубыл медицина колледжын тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Зәнкиевләрнең ул-кызлары әти-әнилереннән үрнәк алганнар – алар да күп балалы ата-аналар. Аларның да балалары кече яшьләреннән эшкә өйрәнеп, гореф-гадәтләребезне, туган телләрен белеп үсәләр.

55 ел гомер кичерүче Зәнкиевләр балаларына, оныкларына үрнәк. Алар оныкларына ярдәмләшеп, килен-кияүләре белән уртак тел табып яшиләр. «Безнең шатлыгыбыз, киләчәгебез, дәвамчыларыбыз, тормышыбызның мәгънәсе – балаларыбыз, 19 оныгыбыз, 8 оныкчыгыбыз. Гаилә – ул күңел тынычлыгы таба торган урын. Һәр гаиләгә иминлек, ныклык, саулык телибез. Дөньялар тыныч, имин булсын», – дигән теләкләрен юлладылар.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*