tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хыял артыннан»: Камал театры бинасында Тинчурин театрының беренче спектакле була
«Хыял артыннан»: Камал театры бинасында Тинчурин театрының беренче спектакле була

«Хыял артыннан»: Камал театры бинасында Тинчурин театрының беренче спектакле була

Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамында урнашкан бинасында беренче спектакльне 22 октябрьдә куячак. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, Татарстан урамындагы бинада репетицияләр бара инде.

«22 октябрьдә беренче спектакльне куябыз – «Хыял артыннан». Бу бинада әле 19 октябрьгә кадәр спектакльләрне куябыз. Ә Татарстан урамындагы бинада репетицияләр бара инде», – дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, әле күчү процессы башланып кына килә. «Эш күп әле. Документлар буенча да эшләр әле күп», – диде ул.

19 октябрьдә Тинчурин театры Горький урамындагы бинасында соңгы тамашасын – «Яратам! Бетте-китте!» спектаклен куя.

  • Исегезгә төшерәбез, июль аенда, Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчәчәк, дип  язган идек. Казанның Горький урамында урнашкан Тинчурин театры бинасының киләчәге әлегә билгесез булып кала.

https://intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*