Үткән ял көннәрендә Татарстанның «Без – бергә» яшьләр хәрәкәте командасы һәм Самараның «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды «ZoomCinema» кинотеатрында «Ибн Фадлан» фильмын тәкъдим иттеләр.
Гарәб дипломаты Әхмәт ибн Фадланның юлъязмаларына таянып төшерелгән документаль-нәфис фильм Идел буе Болгары халкының 921 – 922 елларда ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган.
Багдадтан Болгар башкаласына Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендә килгән илчелекнең сәяхәте нәтиҗәләре буенча язылган документ тиңсез тарихи документ булып санала. Аны Әхмәд Зәки Вәлиди 1924 елда Иранның Мәшхәд китапханәсеннән табып алган, ә 1939 елда аны СССРның фәннәр академиясе бастырып чыгарган. Һәм менә хәзер, Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты һәм «Россия – ислам дөньясы» ислам мәдәниятенә ярдәм итү Фонды төркеме заказы буенча сәяхәтнамә зур экраннарга чыкты.
Фильмның режиссеры һәм генераль директоры – Айназ Мөхәммәтҗанов. Ул аны үзе Самара тамашачысына тәкъдим итте. Кызганычка, алдан алып барылган күп төрле рекламаларга карамастан, тулы зал җыеп булмады. Ни булса да, Самарада премьераны караган тамашачылар да бик канәгать калдылар – халкыбызның тарихын барладылар, Болгар илендә ислам динен кабул итү шаһитлары булдылар, дияргә дә мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: «Ибн Фадлан» – документаль фильм. Шуңа да карамастан, анда уен киносы элементлары да байтак. Документаль өлеше Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты директоры Радик Салихов, Биләр тарихи-архитектура тыюлыгы директоры Зөфәр Шакировларның интервьюларыннан гыйбарәт.
Аларның сүзләреннән тамашачы тарихи вакыт үзенчәлекләре, Ибн Фадлан шәхесе белән таныша, Бөек Болгар башлыгы Алмыш ханның илчелек килгәнче үк мөселман булуы турында ишетеп белә.
Тинчурин театры артистлары – төп герой Ибн Фадланны уйнаган Алмаз Сабирҗановның, Алмыш хан ролен башкарган Асан Билаловның эше дә уңышлы килеп чыккан. Ә массакүләм сценаларның берничәсендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны да күрергә була.
Фильмның төп идеясе Алмыш хан авызыннан яңгырый. Ибн Фадлан алып килгән хатны халыкка уку алдыннан ул мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә:
«Без – төрле халыклардан. Бу җирләрдә җитмеш төрле милләт кешеләре яши. Дошманнарыбыз да байтак. Алар безгә яу белән киләләр, өйләребезне яндыралар, туганнарыбызны коллыкка алып китәләр, балаларыбызны тартып алалар. Кем без? Кемнең токымы борынгырак дип бәхәсләшеп ята торган кешеләрме? Алайса безне, кабиләләргә аерып, берәм-берәм юк итәчәкләр. Әллә без туганнарча яшәүче абруйлы җәмгыять булырга телибезме? Бүген без бердәм булу өчен киләчәккә беренче зур адымыбызны ясаячакбыз. Шулай гына без таркау халык¬ларны берләштерә ала¬чакбыз. Бердәм һәм көчле дәүләт булып яшәү – изге бурычыбыз».
Айназ Мөхәммәтҗанов, фильмның режиссеры:
– Бу проектны бер ел эчендә зур булмаган бюджет акчасына эшләп чыгара алдык. Бәлки башкачарак та төшереп булган булыр иде. Материалны болай бирүнең уңай яклары да, тискәре яклары да бардыр. Аны тулысынча уен фильмы итеп төшерергә дә мөмкин булыр иде. Ләкин акча мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Самара тамашачысына эшебез ошагандыр, дип ышанасы килә. Фильмның дәвамы буламы, дигән сорауны еш ишетәбез. Бу юнәлештә идеяләр бар.
Талип хәзрәт Яруллин, мөфти:
– Әлеге фильмны төшерүчеләргә ихлас рәхмәтләребезне белдерәм. Ислам динен Идел буенда тарату җиңел булмаган, әлбәттә. Ибн Фадланның сәяхәт барышындагы үҗәтлеге, үз сүзендә тора белүе нәтиҗәсендә Болгар халкы ислам динен ирекле рәвештә кабул иткән. Шулай итеп, гарәп илләренә генә түгел, сакалибларның төньяк җирләренә дә ислам дине үтеп керә алган.
Хәзер инде биредә ислам диненең дәвамчылары һәм саклаучылары булып без торабыз. Диннән ерак булган кешеләр өчен бу фильм ачыш, безнең өчен горурлык, ә башкаларга гыйбрәт булсын.
Наилә Таһирова, тарихи фәннәр докторы, профессор:
– «Ибн Фадлан» фильмы прокатка чыгу – бик зур вакыйга, дип саныйм. Халык үзенең тамырларын барласын, үз өстенә алган миссияне үтәргә әзер булсын, диненә, иленә, идеясенә тугры була белсен өчен дә кирәк иде ул. Гасырлар, юллар, мәдәниятләр киселешендә барлыкка килгән Идел буе Болгарстаны күп төрле милләтләрнең язмышын бер төенгә бәйләп, бөек цивилизация төзегән, аның нигезендә күп милләтле, төрле телле һәм динле Россия барлыкка килгән. Болгар иле – ул ата-бабаларыбыз туган, эшләгән, көрәшкән, какшамас рухы һәм каны белән сугарган җир. Шуңа күрә дә Идел Болгарстаны барлыкка китергән мәдәни код Россия бәйсезлеген, уртак Ватаныбызның бөеклеген расларга сәләтле.
Гомәр Батршин, “Болгар мирасы” фондының попечительләр советы рәисе:
– Идел Болгарстаны ислам динен кабул иткәч, илдә нинди үзгәрешләр башлануы, мәскәүлеләргә ясаган йогынтысы турында да фильм төшерсәк, бик әйбәт булыр иде. Аны тормышка ашыруга Татарстан һәм Самара өлкәсендә генә түгел, башка регионнарда яшәүче хәйриячеләр дә кушылыр иде, дип уйлыйм.
Чыганак: vk.com