Ульяновск көрәшчесе Ибраһим Вәлиуллов ирекле көрәш буенча Дөнья беренчелегендә бронзалы призер булу бәхетенә иреште.
Дөнья беренчелеге Грециянең Афины каласында узды. Безнең көрәшче анда 45 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә үзен сынап карады.
1/8 финалында Ибраһим Әзәрбәйҗан көрәшчесе Сәдиг Исмаиловны җиңде. Ә 1/4 финалында татар малае Грузиядән килгән көндәше Саба Миндиашвилидан күпкә көчлерәк булып чыкты һәм 10:0 исәбе белән җиңүче булды. Ярымфиналда Ульяновск көрәшчесе 6:2 исәбе белән Америка Кушма Штатлары спортчысы Кееган Бассетка оттырды. Бронза өчен бил алышуда Ибраһим 9:2 исәбе белән Казахстаннан көндәше Бәкдәүләт Агабәкне ышанычлы рәвештә җиңде.
“Дөнья беренчелегендә мин Туган илем Россиянең һәм туган ягым Ульяновск өлкәсенең данын якладым”,- ди Ибраһим Вәлиуллов.
Ибраһимны һәм аның остазы Илнур Вәлиуллинны Ульяновск өлкәсе өчен искиткеч югары казанышка ирешүләре уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз, алар белән горурланабыз, ди Ульяновск өлкәсенең cпорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Хисамов.
Чыганак: emet73.ru