tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе сабан туе көнендә
Идел буе сабан туе көнендә

Идел буе сабан туе көнендә

9 июльдә безнең өлкә үзәгендә яңгыр астында гөрләп узган I Идел буе сабан туе кысаларында иң баштан ике мөһим тарихи вакыйга да булып үтте. Хәер, аның беренчесе – безнең күренекле якташыбыз, бөтен татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов 1920 елларда укытучылыкка укыган элекке педагогия техни­кумы бинасында (Вар­варская ур. 10) аның якты истәлегенә Хәтер тактасы урнаштырылды.

Рәшит Ваһапов укыган җирдә

Моннан күп еллар элек сүтеп ташланган тарихи Ярминкә мәчетен яңадан торгызу эшенә тантаналы таш салу чарасында да (Марат ур.) Аллаһы Тәгалә яңгырын тыеп торды диярлек.

Әйтергә кирәк, Рәшит Ваһаповка шушы мемориаль такта ачу идеясен күтәреп чык­кан, аны тиешле генә тормышка ашырыр­га нык тырышкан һәм морадына ирешкән икенче бер күренекле якташыбыз, шулай ук Актук авылыннан булган Рифат Фаттахов бу төштә кунакларны иртән-иртүк каршы алып торды, һәрбер кунакка рәхмәтле булды.

Бу чарада безнең авыл имамнары да, са­бантуйга башка төбәкләрдән махсус килгән делегация әгъзалары да бик теләп кат­нашты. Ә хөрмәтле кунаклар булып Рос­сия мөселманары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Ва­сил Шәйхразыев, өлкә Губернаторы урын­басары Андрей Гнеушев һәм дә бу эшнең нигезендә торучы, Р.Ваһапов исемендәге та­тар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фат­тахов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Рифат Әхмәтович үз чыгышында әлеге идеяне тормышка ашырырга булышкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Глеб Никитинга, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Шәйхразыевка, бу юнәлештә урында күп ярдәм күрсәткән өлкә татар автономиясенә, шәхсән аның башкар­ма директоры Тимур Шәрәфутдиновка, шу­лай ук информацион хезмәттәшлектә тор­ган “Туган як” газетасына олы рәхмәтләрен ирештерде. “Түбән Новгородның 800 еллык тарихында беренче татар кешесенә Хәтер тактасы урнаштырылды. Әбез бергәләп ты­рышсак, безнең данны башка халыклар ара­сында таныткан күренекле шәхесләребезгә һәйкәлләр дә булыр, урамнар да аларның исемнәрен йөртер”, – дип сөйләде Р. Ваһапов фонды директоры һәм бу тарихи вакыйганы олылап, ихтирам итеп килгән шәех Равил хәзрәткә ихластан рәхмәтләрен ирештерде.

«Хәерле иртә, газиз милләттәшләрем. Бүген – тарихи көн. Милләт сандугачы Рәшит Ваһаповка мәңгелек истәлек такта­сы куелды. Чакырган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген милләтнең тарихи сәхифәсендә данлыклы вакыйга көне. Бүген без халкыбызны үз тавышы һәм иҗаты белән таныткан кешегә, татар халкының бөек улына истәлек тактасы эләбез. Бары­гызны да чын күңелдән котлыйм!» – диде Равил Гайнетдин.

Андрей Гнеушев та сәламләү сүзләре әйтте. «Без җиребезнең шундый шәхесләр тудыруы белән горурланабыз. Без – бөек ха­лык, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Бу хакта бүген безнең җирдә уза торган I Идел буе сабан туе да шуны күрсәтә», – дип сөйләде ул.

Васил Шәйхразыев үз чыгышын шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил сүзләре белән башлады: «Сез үлсәгез, мин дә оны­тылырмын, яшәсәгез – мин дә яшәрмен!».

«Былтыр без Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачтык. Бүген биредә элмә такта ачу – ул Рәшит Ваһапов исемен кире кайта­ру. Проектка ярдәм иткән өчен губернатор Глеб Никитинга һәм Татарстан Республика­сы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт.»

Без, татар халкы, һәрвакытта да үзебезнең милләтне берләштерүдә хезмәт кылабыз. Милләт үзенең бөек шәхесләре аша бүтән милләтләр алдында, дәүләт янында үзенең тарихын, киләчәген күрсәтә. Горурланып, рухланып туган якларыбызга кайтып, бар­лык милләт кешеләренә бүгенге көнне җиткерүегезне сорыйм», – дип үтенде Васил Шәйхразыев.

Ә Динар Шәрәфетдинов Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Кара карлыгачмы икән” җырын башкаргач, хөрмәтле кунаклар элмә такта өстеннән япманы тантана­лы төшерделәр һәм чәчәкләр салдылар. Аларның шушы гамәлен күп санлы якташ­лар да кабатлады, истәлекле такта фонын­да фотога төште һәм барысы бергә Марат урамына юл алды.

Аллаһ боерса, дүрт елдан шул ук урында

Тарихи дөреслекне торгызу өчен тарихи Ярминкә мәчетен яңадан торгызу эшләрен аның 200 еллыгына тәмамларга дигән бу­рычны үз алдыбызга куярга тиешбез. Димәк, 2027 елда безгә барыбызга да шунда яңадан күрешергә насыйп булсын. Мәчет мөселманнар һәм меценатлар ярдәмендә торгызылачак”, – дип сөйләде үз чыгышында Түбән Новгород Губернаторы Глеб Никитин.

Ә мәчет төзелешенә беренче символик таш салу чарасы Татарстан Республика­сы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән башланып китте.

Аннары Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнет­дин бу идеянең килеп чыгуына тукталды һәм дә аны Идел буе Болгар халкының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылачак чаралар исемлегенә керүен ассызыклады. Шушы юбилейлы елны зурлап уздырырга, аның кысаларын­да олы эшләр башкарырга теләктәшлек белдергәне өчен Россия президенты Вла­димир Путинга, юбилей чараларын оешты­ру комитетын җитәкләгән Россия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллинга, аңа нык булышлык күрсәткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм дә безнең өлкә губернаторына, аның командасына ихла­стан тирән ихтирамын белдерде.

Татарстан Рәисенең котлавы белән Васил ГабТелгаязович таныштырды һәм бүгенге чара Россия мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия, диде.

Яңа гына сайланган өлкә Ди­ния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров шушы Ярминкә мәчетен яңадан торгызу нияте белән күптәннән кайнап йөргәнгә булса кирәк, ниһаять, боз кузгалды, диде ул, һәм Глеб Никтинга киләсе сайлауларда уңышлар теләде.

Аннары күмәк әйтелгән тәкъбир яңгыравы астында чараның олы кунаклары символик ташның өстеннән яшел япманы салдырдылар һәм салмак кына куәт ала барган яңгыр белән халык та шул килеш Идел буе сабан туе мәйданына, бу көнгә туры килгән өченче тарихи вакыйгага кузгала башлады.

Беренче коймак сулы булды

9 июль көнне Түбән Новгородның Ав­тозавод мәдәният-ял итү үзәк паркында узган I Идел буе сабан туе мондый исем астында беренче тапкыр уздырылуы белән генә түгел, һава торышы белән дә тарихка кереп калыр, чөнки күпме генә милли бәйрәмнәребездә булып, көне буе коеп яуган яңгыр астында узганында катнашкан юк иде. Шуңа да карамастан, сабан туе гөрләп узды диярлек – округлар­дан делегацияләр килде, болай халык та күп иде, яңгырдан саклый торган плащ­лардан (дождевик), кулчатырлар (зонтик) астында булса да, теләгән кеше бәйрәм өлеше алды.

Паркка керүгә ике яклап округлар ча­тырлары тезелде, һәрбересе үзенең продукциясеннән, кул эшләреннән, милли ашлардан торган күргәзмә оештырган иде. Татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас, Пильна округларының күргәзмәләре бик күп төрле милли камыр ашлары белән игътибарны җәлеп итте, ма­тур милли костюмнар кигән хуҗабикәләр үзләре дә бәйрәм бизәкләре иде. Үзара аралашу, бергәләп җырлау-биюләр – бо­лар шулай ук милли бәйрәмнең мөһим һәм файдалы бер өлеше булды.

Ә паркның эчтәгерәк өлешендә Татар­стан Республикасының күпләгән сату нокталары урнашкан иде. Милли ашлар, чәкчәктән алып, милли атрибутикалы сувенирлар, киемнәргә хәтле сатылды биредә.

Олы кунакларны каршы алу 11.15 сәгатькә билгеләнгән иде. Бу вакытта инде күптән яңгыр ява башласа да, өлкә Губернаторы Глеб Никитиннан, Татарстан Республикасының премьер-министр урын­басары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевтан, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннан һәм бүтән дистәләгән югары дәрәҗәле кунаклардан, дин әһелләреннән торган делегацияне безнең өлкә татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, башкарма дирек­торы Тимур Шәрәфутдинов һәм бүтән җәмәгать эшлеклеләре каршы алды. Ә беренче Идел буе сабан туен уздыру өчен җаваплы булган Түбән Кама райо­ны үзешчәннәре кунакларны бавырсак белән каршы алды, Глеб Сергеевичка,Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаевка түбәтәй бүләк итте. Аннары дәрәҗәле делегацияне чатырлар янында округлар вәкилләре җыр-бию белән каршы алып, милли ашлар белән сыйлады. Шул ук Түбән Кама районының милли утарында да булды кунаклар, Идел буендагы башка төбәкләрдән килгән делегацияләр белән дә танышты. Тантаналы ачу төп сәхнә янындагы махсус җиһазландырылган мәйданда узды. Тамашачылар һәм олы кунаклар өч яклап төзелгән трибуналарга урнашкач, мәйданда әкияти күренешне хәтерләткән пролог башланды. Бер-берсен алмаштырып торган, кайвакыт барысы бергә мәйданга чыккан (ә бу 400 кеше) Татарстан Республикасының иҗади коллективлары сабан туеның тарихын, кыр эшләрен, чәчү башлануны чагылдырган, милләтләр дуслыгын тасвирлаган искиткеч театраль күренеш күрсәтте. Коеп яуган яңгыр астында чыгыш ясасалар да, очып кына диярлек йөрделәр, ә йөзләрендәге елмаю болытлы, явым-төшемле көндә якты кояш нурларына тиң иде. Бу инде чын профессионализм, авырамасыннар гына балакайлар. Тантаналы ачуда беренче булып барысын да Глеб Никитин бәйрәм белән котлады. Ул 40тан артык регионнан килгән делегацияләрне, Татарстан кунакларын, автономия җитәкчеләрен, халыкны җылы сәламләп: “Сабан туе күңелле, ачык һәм тәмле бәйрәм! Әинде аның иң зур әһәмияте – халыклар, милләтләр бердәмлегендә. Бу бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамланганны тасвирлый, ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен яңгырдан да кирәклерәге юк, бүген дә аның коеп явуы очраклы түгел дип уйлыйм. Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, аның Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтемне белдерәм!”, – диде Глеб Сергеевич һәм бәйрәм уңаеннан берничә кешене бүләкләде. Өлкә хөкүмәтенең Рәхмәт хатларына өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Рөстәм Досаев, өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Зилә Ахмадуллина, шәһәр Думасы депутаты Кәрим Ибраһимов, өлкә җәмгый палата әгъзасы, өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Валерий Камальдинов, “Спецпромстрой” акционер җәмгыяте генераль директоры Илдар Мур- тазин, ТК “Юмарт” директоры Шәмил Сюбаев һәм Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиле Айрат Усманов лаек булды.

“Татарстанда корылык, 34 градуслы челлә, Курган өлкәсенең май аенда янган Эчкен авылында 42 градус эссе, алар бүгенге яңгырның беразына гына да шат булырлар иде, ә биредә, Аллаһыга шөкер, коеп ява. Шуңа да карамастан, бәйрәм гөрли, бергәләп булдырдык”, – диде Васил Габделгаязович һәм бәйрәм уңаеннан Глеб Никитинга Татарстан Рәисенең мөрәҗәгатен тапшырды, шулай ук берничә кешене бүләкләде дә. Мәсәлән, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән Россия Федера- циясе Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе, юстиция полковнигы Шәмил Үмәров бүләкләнде. Әшул ук органның җаваплы хезмәткәрләре Сергей Карасев, Анатолий Кочемасов, Руслан Харитонов һәм Марат Шәйхетдиновка “Татарстан автоно- миясе Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медальләре тапшырылды. Шулай ук Татарстан бүләкләренә Мирзәхләм Абдулганиев, Тимур Шәрәфутдинов, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре Рамил Аб- дуллин, Камил Хафизов, Әнәс Фазлуллин һәм шәһәр мэры Юрий Шалабаев лаек булды. Әөлкә “Туган як моңнары” ансамбле җитәкчесе, танылган җырчы, баянчы Дамир Фейсхановка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме һәм шуны раслаган медаль бирелде.

Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр арасын- да шушы милли бәяләребез сагында 33 ел торучы, аларны халыкка, меңләгән уку- чыларыбызга танытучы, безнең өлкәдә бердәнбер милли татар басмасы “Туган як” газетасының булмавы шаккатырды дисәк, аз булыр, бу инде безнең эшкә тиешле бәя бирмәүдер. Ярар, иң мөһиме – безне халык ярата һәм бәяли, ә бүләкләнүчеләр исемлеген төзүчеләрнең үз гөнаһлары үзләренә булсын, шулай да күңелдә юшкын калды.

Шәех Равил хәзрәт Гайнетдин үзенең чыгышында шулай ук халыкны олы бәйрәм белән котлап, оештыручыларга рәхмәт белдерде, регионара дуслыкка, милләтләр бердәмлегенә басым ясады һәм бүләкләр тапшырды. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең югары бүләкләре – “За духовное единение” медальләренә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары марс Тукаев, өлкә “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндәрҗанов һәм Сергачтагы “Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов лаек булды.

Тантаналы өлештән соң зур сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның, Түбән Кама районы артистларының концерт программасы булды. Әикенче бер сәхнәдә үзебезнең округлардан килгән үзешчәннәр, Түбән Новгородның иҗади коллективлары һәм шулай ук түбәнкамалылар чыгыш яса- ды, ә андагы концерт программасын “Туган як моңнары” ансамбле башлады.

Милли уеннарга килгәндә, аларны уздыруга, әлбәттә, яңгыр комачаулады, колга- га менүчеләр генә табылды, берсе хәтта әтәчне дә алды.

Түбән Кама төзегән утарга аерым тукталып үтәсе килә. Андагы атлары, сарыклары, сыеры, тавык-кошы булган авыл кешесе йорты, төрле һөнәрләрне күрсәткән нокталар, бүтән кызыклы әйберләр – барысы да биредә калачак, татарларның көнкүреше белән танышу өчен менә дигән урын булыр бу.

Көрәш сокланырлык иде

Түбән Новгородта булып үткән I Идел буе сабан туе күпләрнең күңелендә уелып калачак. Туктаусыз яңгыр астында узганы белән генә түгел, ә ике төрдә – казанча (классик стиль) һәм нижгарча (вольный стиль) билбаулы көрәштә ике төп бүләкне – Татарстан Рәисе белән безнең губернатор куйган Lada Granta автомобильләренең икесен дә Сафаҗайның яшь көрәшчеләре, бертуган Ханнән һәм Хадис Камалетдиновлар отып кайтты. Аларны туган авылларында бик зурлап, салют атып каршы алдылар, бу бит тарихи вакыйга, диделәр. Чынлап та, татар-мишәр көрәше белән дан тоткан бу авыл күп санлы сабантуй батырлары белән горурлана ала, әмма ләкин шундый зур бәйрәмдә ике төп бүләкне дә Сафаҗайдан бертуган егетләрнең яу- лап кайтуы әлегә кадәр булмаган хәл. Ә менә аның кабатлануына өмет бар, чөнки егетләр бит әле бик яшь, шуңа аларның тагын да югарырак дәрәҗәле җиңүләре озак көттермәс дип ышанабыз. Берсе кызганыч, бабалары, мәртәбәле Уразавыл сабан туеның 1975-1976 еллар чемпионы Хәмзә абый гына бу шатлыклы вакыйганың тере шаһиты була алмады, ләкин өметен аклаган варисларының бу җиңүләренә ул күктән карап торып та үз өлешен кертми калмагандыр. Иманыбыз камил, бу көнне аның рухы аеруча да шат булгандыр. Ә Хадис белән Ханнәнгә, мәрхүм бабалары Хәмзә абыйның 70 яшенә шундый искитәрлек бүләк ясаганнары өчен, Идел буе сабан туе батырларына чиксез рәхмәтләребезне һәм аларның уңышлары белән горурлануыбызны белдерәбез. “Көрәш сокланырлык иде” диюбез шуңа ки, безнеңчә милли ярышларда гына да бу грандиоз сабан туендагы көрәштә 60тан артык кеше катнашты. Ә ике көрәштә дә ике йөзгә якын спортчы чыгыш ясады һәм шулар арасында Татарстаннан гына түгел, башка милли республикалардан да, якын чит илләрдән дә танулы көрәшчеләр, дөнья чемпионнары бар иде.

Безнең көрәш ике келәмдә бик актив һәм төгәл алып барылды. Бу – билбаулы көрәш буенча Түбән Новгород өлкәсе федерациясе казанышы, шәхсән аның президенты Ирфан Шаиповның оештыручанлык сәләте. Баш хөкемдарлыкны рбишчалы Максут Сәмиуллин үтәде, ә келәмдә арбитрлыкны Сафаҗайдан Рамил ага Мусин белән Ринат Сәбитов, грибанлы Камил Шәймәрданов һәм Суыксудан Рамил Мусин уңышлы, гадел алып барды. Судья информатор Равил Гафуровка да без, тамашачылар, бик рәхмәтле, барысы да төгәл ишетелде, аңлашылды. Мондый югары оештыручанлыкта үткән һәм күп санлы кат- нашучыларга бай булган көрәш зарыктыра башлаган иде инде. Шушы бәйрәмне оештыру инициативасы белән чык- кан өлкә губернаторы Глеб Никитинга, аның шушы теләген хуплаган һәм тормышка ашырырга булышкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Шәйхразыевка, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинга бөтен сабантуй кунаклары исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәсе килә. Яхшы, матур һәм хәлиткеч көрәш мизгелләре һәм видеоөзекләр бүгенге цифрлы мәгълүмат чыганаклары аша шул ук көнне дөнья буйлап таралды. Шуңа I Идел буе сабан туендагы ирекле көрәштә, ягъни безнеңчә аяк ча- лып бил алышуда бүләкләнүчеләр исемлеге белән генә чикләнергә булдык һәм сез аның белән безнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә таныша аласыз.

Кушма сәхифәне Олег ӘНДӘРҖАНОВ, Наилә ЖИҺАНШИНА һәм Илнар САДЕКОВ, Румия ХАМЗИНА (фото) әзерләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*