Бүген Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә Идел буе округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренең киңәшмә-семинары узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов катнашты.
Киңәшмә-семинар тәмамлангач җыелган кунакларны “Татарстан- яңа гасыр” ААҖнең Ульяновск филиалы, “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе, өлкә татар милли-мәдәният мохтиарияте белән таныштырдылар.