tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел дулкыннарыннан илһам алып
Идел дулкыннарыннан илһам алып

Идел дулкыннарыннан илһам алып

Ульяновск өлкәсенең татар язучылары һәм шагыйрьләре ак теплоходта Идел буйлап сәяхәткә чыктылар. Анда Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәге каршындагы курсларда татар телен өйрәнүче балалар да катнашты. Сәяхәт быел да шәһәребезнең танылган меценаты, “Сембер” бизнес-клубы активисты Марат Ирфан улы Якупов булышлыгы белән оештырылды.

Төбәгебездә яшәп иҗат итүче өч дистәгә якын каләм остасы бер сәгать дәвамында Идел буйлап сәяхәт кылып, яңа гына табадан төшкән шигырьләрен укыдылар һәм чәй өстәле артында рәхәтләнеп аралаштылар, киләчәккә планнар кордылар. Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов аларны халыкның күңелен күтәрергә сәләтле шигырьләрне күбрәк язарга өндәде. Ул шулай ук үзенең каләмдәшләренә иҗат җимешләрен Казан газета-журналларында бастыру юлларын эзләргә киңәш итте.

“Быелның яз башында Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге рәсми рәвештә эшли башлады. Менә шушы бүлек турында хәзер төрле сүзләр тараталар. Аның җитәкчесе Казаннан хезмәт хакы ала икән, дип сөйләүчеләр бар. Ачыктан-ачык белдерәм: бүлекнең бернинди штаты да юк, аны финанслау өчен акча беркаян да бүлеп бирелми”,- диде Шәфикъ Иматдинов.

Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ТР Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге эшчәнлеген уңай бәяләп, киләсе елда дәүләт гранты хисабына “Сембер язлары” альманахының чираттагы чыгарылышын нәшер итәргә тәкъдим итте.

“Язучыларыбызның иҗат җимешләренә “Өмет” газетасы битләрендә һәрвакытта да урын түрдән. Шуңа күрә бүген безгә бердәнбер татар басмасының тиражын саклап калу, яңа укучылар эзләп табу өстендә армый-талмый эшләргә кирәк”,- диде автономия җитәкчесе.

“Өмет”нең баш редакторы Исхак Хәлимов газетаның 35 еллык юбилеена әзерлек эшләре белән таныштырып үтте. Октябрь аенда Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә шагыйрьләр һәм язучылар, штаттан тыш хәбәрчеләр катнашында очрашу үткәрергә ниятлибез, анда газетаның үткәне һәм киләчәге хакында уртага салып сөйләшәчәкбез, диде баш редактор.

Мәләкәс шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Гөлсинә Ханәфи каләм ияләренең шундый форматтагы иҗади очрашуларын мөмкин кадәр ешрак оештырырга киңәш итте. Без – иҗат кешеләре, үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәргә, бер-беребезнең әсәрләренә бәя бирергә тиеш, диде Гөлсинә ханым. Ул бик тә көчле корал булган каләм белән сак эш итү кирәклеген дә ассызыклады.

Ә күбрәге рус телендә иҗат итүче яшь шагыйрә Динә Сафина сөенечле хәбәрләре белән бүлеште. Ул әдәби татар телен өйрәнә башлаган һәм үзебезчә берничә шигырь язган икән. Газиз анам, әби-бабам, әти-әнием, Тукаебыз теле күңелемә бик тә якын, җаныма шифа, сихәт бирә, ди Динә.

Татарча искиткеч матур, бай эчтәлекле шигырьләр һәм кыскача хикәяләр язучы Рита Имаметдинова ана телебезнең, милләтебезнең бүгенге хәле хакында борчылып сөйләде. Ул мәдрәсәдә белем алучы алты төркем балаларга һәм бер төркем ата-аналарга татар телен өйрәтә икән. Сабыйлар да, әти-әниләр дә дәресләргә бик теләп йөриләр, дип сөенә Рита ханым. Мөгаллимә һәм шагыйрә халыкка динне шигърият аша җиткерү бурычы куя. Каләм остасының “Нинди булыр җәннәт?” дигән шигыре һәркемне уйландырырлык.

Күп китаплар һәм Мәләкәс районы гимнының авторы Ринат Илькин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равил Шәфигуллин белән якыннан аралашуы мизгелләрен искә төшереп сөйләде. Мине шагыйрьләр арасына, шигърият дөньясына Равил абый алып керде, аны үземнең остазым итеп саныйм, ди Ринат әфәнде. Ул шулай ук яңа гына басылып чыккан “Мәхәббәт чытыклары” – “Гримасы любви” дип аталган китабын каләмдәшләренә тәкъдим итте. Әлеге китапта танылган татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре урын алган. Ринат Басыйр улы аларны рус теленә тәрҗемә итеп бастырган.

Сембер татар сәхнәсе йолдызы, “Нур” халык театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова әдәби очрашуны моңлы һәм дәртле җырлары белән бизәде. Каләм тибрәтүче буларак мин дә мәгърур Иделебез дулкыннарыннан яңа әсәрләр иҗат итү өчен илһам алып кайтам, ди сәнгать остасы.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*