tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел–Идель» редакциясе «VK Fest»та татар сәхнәсе оештыра
«Идел–Идель» редакциясе «VK Fest»та татар сәхнәсе оештыра

«Идел–Идель» редакциясе «VK Fest»та татар сәхнәсе оештыра

Музыкантларның исемнәре игълан ителде.

Быелгы җәйнең иң көтеп алынган фестиваленә әзерләнәбез! Россиянең иң масштаблы музыкаль-күңел ачу фестивале Казанга да килеп җитте. 29 июньдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак VK Fest бөтен республикадан һәм башка шәһәрләрдән меңләгән кунакны җыячак.

Фестиваль ел саен блогерларны, музыка, спорт, мода, технологияләрне һәм иҗатны бер урынга җыя. Елдагыча анда VK-сервисларның интерактив стендлары, белем бирү лекторийлары, спорт һәм урам активлыклары, арт-мәйданчыклар булачак. Димәк, һәр кунак үзенә кызыклы юнәлешне таба ала.

ТАТАРСТАНДА ИҢ КӨТЕЛГӘН ОЧРАШУ

Фестивальгә гел трендта булган популяр артистлар җыелачак: блогер һәм җырчы Валя Карнавал, блогер Аня Pokrov, комик Гурам Амарян, Utopia Show YouTube-проекты командасы, TikTok-блогер һәм музыкант Женя Лизогуб, балалар җырчысы һәм блогер Милана Некрасова, «Импровизация» комедия-шоу актёры Арсений Попов һәм башкалар. Фестивальне Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлёв алып барачак. Моннан тыш, кунакларны концерт программасы көтә. Сәхнәне Баста, Три дня дождя, ZOLOTO, Комната культуры, ХЛЕБ, Юлия Савичева һәм Элвин Грей гөрләтәчәк.

ТАТАР СӘХНӘСЕ

Әле алай гына түгел! ИДЕЛ редакциясе дә әлеге вакыйганың оештыручысы булачак — без төрле интерактивлардан торган махсус зона, ә иң мөһиме — VK Fest оештыручылары белән берлектә татар артистлары чыгышларыннан торган локаль сәхнә оештырачакбыз. Шул рәвешле, милли мәдәниятебез Республика яшьләре өчен мөһим булган вакыйганың аерылгысыз өлешенә әвереләчәк.

Татар сәхнәсендә чыгыш ясаучы артистлар турында тулырак сөйлибез:

Нурминский

Альберт Шәрәфетдинов – Россия рэп башкаручысы һәм Татарстан эшмәкәре. Ул музыкаль карьерасын 2017 елда татар телендә җырлар башкарудан башлый. Альбертны сез аеруча «Мент» һәм «Валим на гелике» җырлары буенча беләсездер.

Узган ел Нурминский Татарстанга кайтты һәм Казанда төпләнде: үз лейблын ачты һәм музыка язуын дәвам итә башлады. VK Festта ул без яратып өлгергән композицияләрен дә, рус һәм татар телләрендәге яңа җырларын да тәкъдим итәчәк.

GAUGA

Татарстанның иң якты һәм талантлы рок-төркемнәренең берсе, инде 10 елдан артык үзенең тамашачысын сыйфатлы музыкасы, эчкерсезлеге белән сөендерә. Төркем инде биш альбом чыгарган, аларның һәрберсе татар музыкасы дөньясында үз урынын били.

2023 елда төркем «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә La Primavera камера оркестры белән берлектә чыгыш ясап ун еллыгын билгеләп үтте. Бу рок белән классиканы берләштереп, татар музыкасы өчен символик вакыйгага әверелде. Гитара композицияләренең аранжировкаларын скрипкалар һәм виолончельләр өчен эшкәрткәннәр, уникаль саунд булдырганнар, аны тәнкыйтьчеләр «жанрлар сугышы һәм дуслыгы» дип атаган. 2024 елның язында төркем оркестр белән концертны кабат тәкъдим итте, ә 2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры белән зур концерт куярга планлаштыра.

Марат Яруллин

Марат Яруллин – татар эстрадасында буйдак романтик егет буларак танылган артист. Ул үзенең тавышы һәм харизмасы белән дистәдән артык хатын-кыз йөрәген яулап алды. Хитлары арасында: «Сагынырсың», «Парым син», «Гүзәлем», «Минем серем», «Мина нишләргә?» һәм башкалар бар. Ул үзенең иҗаты белән татар теле мәдәниятен киң даирәгә тарата һәм туган телендәге җырларның стильле һәм хитлы булуын үз мисалында исбатлый.

Хижина Музыканта

Раил Арсланов – Казанның популяр артисты һәм видеоблогеры. Аның «Хижина музыканта» блогында 5 миллионнан артык язылучысы бар. Анда ул җырлый, кешеләрне гитарада уйнарга өйрәтә, музыкаль пранклар үткәрә һәм чит ил кешеләре белән чат-рулеткаларда аралаша. Сез аның «Не влюбляйся» трегын ишеткәнсездер, ә берничә ай элек ул татар телендә «Онытмаган» хитын чыгарды.

ОММАЖ

Татар теле, синти-поп һәм VHS-чорны җиңелчә сагыну – болар барысы да ОММАЖ төркеме турында. Аларның җырларын тыңлаганда, үзеңне британ инди дискларын тыңлап, әмма тәнәфестә өчпочмак ашап үскән буын итеп хис итәсең. Аларның музыкасы – үткән белән хәзергенең диалогы, анда шәхси тарихлар, бию һәм якты меланхолия бар.

Ilgiz 

Ilgiz (Илгиз Шәйхразиев) — татар дискотекаларыннан алып Нью-Йорктагы Карнеги-Холл сәхнәсенә кадәр озын юл үткән автор һәм башкаручы. Иҗатында ул  r&b, соул һәм фанкны татар моңы белән дуслаштыра.

Malsi Music

Malsi Music – диджей һәм битмейкер, СуперАлиса өчен вируслы ремикслар иҗат иткән автор һәм Расул Чабдаров, Alif иҗади берләшмәсенең музыкаль-хореографик перформанслары катнашучысы. Сэмплер ярдәмендә ул элекке татар көйләрен һәм халык уен кораллары авазларын заманча электроникага әверелдерә.

Al Su

Al Su – үзен арт-поп жанрында эзләүче татар артисткасы, аның треклары блокбастерларга саундтрек була алыр иде. Кыш көне ул «Буран» исемле клип-перформанс чыгарды. Еш кына кешеләр төрле битлекләр артында яшеренәләр, башкалар гаепләвеннән куркалар – җыр үзеңне һәрьяклап кабул итү турында. Al Su 2025 елга артист үзенең беренче мини-альбомын әзерли.

Elina 

Elina проекты – заманча чынбарлыкта татар хатын-кызы тормышы турында. Профессиональ опера җырчысы, педагог һәм сонграйтер Элина Ситдыйкова үз җырларында җәмгыять өчен мөһим темаларны ача: үзеңне ярату, әйләнә-тирә дөнья белән мөнәсәбәтләр өстендә эшләү. Аның “His” (хис) дебют синглы федераль радиода тәкъдим ителде, ул Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә тыңлаучыларны колачлады.

Җәй ул – дуслар белән рәхәт очрашулар, яр буенда кояшны озату яки таң каршы алулар һәм әлбәттә, онытылмаслык фестивальләр сезоны. Әйдәгез, җәйне күңелле хис-кичерешләр белән баетыйк: яраткан музыкантларыбызны тыңлап, вакытны файдалы һәм рәхәт итеп үткәрү өчен VK Festта очрашыйк!

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*