«Идел кызы» – төрле төбәкләрдән килгән кызларның гүзәллеген, сәләтен һәм зирәклеген күрсәтүче бәйге. Анда һәрбер катнашучы иҗади чыгышларда һәм интеллектуаль биремнәрдә үз көчләрен сыный алдылар.
Кызларның һәрберсе төрле номинацияләрдә җиңүче дип игълан ителде.
Иң югары бүләккә – “Идел кызы-2025” исеменә Башкортстан Республикасыннан Миләүшә Кадыйрова лаек булды! Аны чын күңелдән котлыйбыз!