tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел-йорт-2024” конкурсының Гран-при иясе “Хәят” татар халык театры белән очрашу узды
“Идел-йорт-2024” конкурсының Гран-при иясе “Хәят” татар халык театры белән очрашу узды

“Идел-йорт-2024” конкурсының Гран-при иясе “Хәят” татар халык театры белән очрашу узды

Бүген, 9 декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Идел-йорт-2024” театр коллективлары төбәкара конкурсында Гран-при иясе булган Башкортстан Республикасы Яңавыл районының “Хәят” татар халык театры белән  гамьле әңгәмә форматында очрашу узды. Делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Без, татар халкы буларак, бөтен мәхәббәтебезне оныкларга, оныкчыкларга бирә алсак, бу – тормышның мәгънәсенә әйләнгән иң саваплы эшләрнең берсе. Театрның төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүе халык өчен дә, коллектив өчен дә бик мөһим, – диде Милли Шура рәисе.

Театр коллективының эшчәнлегенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та югары бәя бирде.

– Гран-при яулау һәрбер халык театрына да бирелми. Бу сезнең өзлексез рәвештә алып барылган эшнең нәтиҗәсе. Кайсы гына өлкәне алма – Башкортстан халкы безнең өчен умыртка баганасы, – диде ул үзенең чыгышында.

Әңгәмә барышында “Хәят” татар халык театры коллективы исә театрның оешу тарихы белән таныштырды, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Гран-при иясе спектаклен күрсәтү һәм “Идел-йорт – 2024” ХХIV төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү бүген – 9 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал. исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – һәвәскәр театр иҗатына ярдәм итү һәм үстерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм режиссер-куючыларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*